Күңелемдәгесен әйтәм
Авыл җыеннары турында күп яздыгыз. Бөтен авылда бер балык башы – үзсалым акчасын җыю. Ничә сум җыелган да, ничә сум җыелмаган! 48 процент җыелган икән, димәк, халыкның калган 52 проценты сиңа ышанмый дигән сүз. Шуннан нәтиҗә ясарга инде.
***
Шырдан авыл җирлегендә авыл зиратына читтән мәет алып кайтып күмү бәясе 5 мең сум икән, дип укыдым. Килешәм, бик күбәйделәр бит алар. Бу акчага авыл җирлеге зиратларны да тәртиптә тотачак. Гадәттә авыл зиратына күмелүчеләрнең каберләрен туганнары карап-тәрбияләп тора. Ә яз көне, нәкъ менә эш өстендә, халык шәһәрдән авыл бакчаларына кайтып мәш килгәндә, 1 һәм 9 май ялларында зиратларда өмәләр була. Авыл җирлеге үз өстенә мондый эшне ала икән, бигрәк яхшы, зиратта корыган агачлар, чүп күп. Без исә каберләрне тәрбияләп торачакбыз. Ә менә авылда яшәүчеләрнең туганнары да 1 мең сум акча түләргә тиешлеге белән мин бөтенләй килешмим.
***
Районның Норлат зонасы авылларын Ормар районына кушарга иде. Бер белешмә алу өчен генә дә 340 сум акча түләп, шәһәргә барып кайттым. Әле анда мине көтеп тормыйлар! Берничә барырга кирәк. Гомумән, район үзәге авыллардан ничә километр ераклыкта булырга тиеш соң ул, законы бардыр бит?
***
Алия Гаязованың Олы Шырданда узган җыен турында язган мәкаләсен укыгач, шартлар дәрәҗәгә җиттем. Ник дөресен язмыйсыз? Җыенда җирлек башлыгы зиратта авыл кешесен күмгән өчен 1000 сум, ә читтән алып кайтып җирләгәннәргә 5000 сум җыярга кирәк дип әйтте. Сез җыенда катнашкан 48 кешенең өчесе генә каршы килде дип язгансыз. Нинди өч кеше генә булсын!? Бу тәкъдимне ишеткәч, бар зал шау итте, ризасызлык белдерде. Гомумән, бу мәсьәләне тавышка кую булмады. Ни өчен шушы авылда туып үскән, шәһәрдә яшәсә дә, өмәләрдә катнашып, зират территориясен чистарткан кеше шуның кадәр акча түләргә тиеш. Ә авыл кешесеннән акча алу бөтенләй башка сыймаслык хәл.
***
«Күңелемдәгесен әйтәм» рубрикасына бер авылда зират территориясендәге печәнне мулла чаба, дип, дәгъва белдереп язганнар иде. Ул муллага рәхмәт әйтергә кирәк, зиратны чиста тотканы өчен. Менә Америка талы, борщевик басып китсә, бөтен авылыгыз белән чыксагыз да, аларны бетерә алмаячаксыз. Безнең авылны әнә шул зәхмәтләр басты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев