Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Күңелемдәгесен әйтәм

Яңа елны көтеп алабыз, кышкы дөнья­ны балкытып, биһисап утлар белән бизәлгән шәһәрләр бик тә матур, әлбәттә.

Тик менә миңа бу купшылыкның икенче ягы кызыклы: бер караганда беркемгә дә «жизненно важно» булмаган бу кадәр сарыф ителгән электр энергиясе өчен кем кесәсен такырайталар икән?! Әллә, кайчандыр бары тик Петр патша билгеләгән бу дата хөрмәтенә бар да бушлаймы? Әйе, ышан, тоттырганнар ди... Шул без, гади халык хисабына балкыйдыр инде ул утлар...

***

Бүгенге көндә бу турыда белмәүчеләр бик күптер. Яңа ел каникулында әллә нигә бер тапкыр балаларымны циркка алып барырга булдым һәм шакаттым. Балалар өчен электричкада тулы билет бәясе түләргә кирәк икән, янәсе ярты бәя өчен мин үзем белән справка йөртергә тиеш булганмын икән. Әлбәттә, белгән булсам, алган да булыр идем. Ә белмәгән кешеләргә нишләргә? Кая монда хаклык?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев