Күңелемдәгесен әйтәм
Салкын кышкы кичтә чаба-чаба (гомумән кәс-кәс кенә атлап йөри белмәдем) эштән кайтып киләм.
Юл кырыенда берәү ятып тора, куллары ялангач, өстендә киеме дә җиңелчә, селкенә дә алмый, азрак салган да бугай. Ярар, шулай җилфердәп узып киттем дә, җан түзмәде, борылып карадым. Мин әйтәм, ярдәм кирәктер ич инде бу кешегә, аннан үкенерлек булмасын. Кая шалтыратырга белми аптырап торганда, 112 телефоны исемә төште. Матур гына сөйләштеләр, хәлне аңлаттым. Катып үлүдән бу кешене саклап калганнардыр дип ышанам, чөнки берникадәр вакыттан полициядән дә төгәл кайда ятканлыгын шалтыратып сорадылар. Янәшәдәгеләребезгә битараф булмасак иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев