Күңелемдәгесен әйтәм
«Күңелемдәгесен әйтәм» газетада иң яратып укый торган сәхифәләрнең берсе.
Кайвакытта: «Кара әле, бу кеше нәкъ мин әйтергә теләгән сүзләрне язган бит», – дип уйлап куясың. Әле менә «Ватсаптагы сюси-мюсилар туйдырды» дигәненә кайтаваз язасым килә. Әйе шул, бәйрәм җитүгә группада яза башлыйлар инде, 100 тапкыр бер открытканы жибәреп хәлдән таялар. Анда язмыйча бәйрәм үтми ахрысы. Хәерле иртә теләмәсәләр, 1 декабрь көне белән котламасалар, таң да атмас иде, декабрь дә җитмәс иде микән?! Хәзер Яңа ел җитә инде, тагын бөтен группадан дуңгыз открыткалары килә башлаячак. Телефонны чистартып, тавышын көйләп куярга кирәк булыр. Төнге 12 сәгать суга башлау белән тизрәк телефонга ябышачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев