КҮҢЕЛ ТӨПКЕЛЕНДӘГЕ ГАМЬ
«Кеше булган кешедә мең кешенең эше бар», ди халкыбыз. Никадәр тирән мәгънәле фикер.
Ул тормыш тәҗрибәсенә, күп кенә кешеләрнең эш-гамәлләрен күзәтеп әйтелгән. Бер ук вакытта акыллы элгәрләрбез моның киресен белдерә торган «Кеше булмаган кешедә кемнең нинди эше бар?» дигәнен дә әйтергә онытмаган. Болардан килеп чыга торган төп фикер бер: ул да булса, дөньяда яшәүнең төп мәгънәсе – Кеше булу. Тумышың белән кеше дип аталу әле ул гадәти генә сүз, ягъни сиңа тумышың белән бирелеп куелган бер төшенчә генә. Бу исемгә чын-чынлап лаек булу өчен, гомер буе үзеңне башкалар күзендә күркәм итеп күрсәтә торган сыйфатлар булдырырга һәм шуларга тугры калып яшәргә кирәк.
Мондый гомумиләштерү хасиятенә ия булган уйланулар юкка гына барлыкка килми. Кулыма «Рухи туфрак» дигән публицист язмаларыннан тупланган китап кулъязмасы килеп кергәч, аның сәхифәләре белән бер-бер артлы таныша башлагач, уйларымның агышы әнә шундый яшәү мәгънәсе турындагы фәлсәфи уйлануларга барып чыкты.
Һәрбер күренешнең барлыкка килүендә асыл сәбәп була. Бу очракта да иң әүвәл әлеге җыентыкны тәшкил иткән язмаларны тудыручы зат кем ул дигән урынлы сорау туа. Шуны ачыкламый торып, мондый акыл җимеше булган тупланмада бәян ителгәннәрне ул әйтергә теләгәнчә кабул итү кыен булырга мөмкин. Шуңа күрә авторның кемлеген әйтү зарурлыгы үзеннән-үзе аңлашыла, ул – Клара Мәрдән кызы Филиппова. Тиздән үзенә сигез дистә ел тулуын билгеләп үтәргә җыенучы күренекле милләттәшләребезнең берсе, халкыбызның зыялы бер ханымы.
Мулла кушкан исеме – Мәлләфә
Билгеле булганча, җөмһүриятебезнең көнчыгышында яшәүче милләттәшләребезнең балаларга шуңа охшаш сирәк очрый торган исемнәр кушуга маһир булулары сирәк күренеш түгел. Иске Байсар мәктәбендә укыганда ук үзендә лидерлык сыйфатларын сиздерә башлаган, Минзәлә районында укытучылык иткәндә бер үк вакытта күмәк хуҗалыкта яшьләр оешмасында әйдәман булу аны һаман саен җәмәгать эшләре даирәсенә ныграк җәлеп итә. Мондый шартларда инде бик йомшак әйтелүче Мәлләфә исеме эшчәнлегенең җисеменә туры килмәве дә гаҗәп түгел. Яңгыравыклы, авыз тутырып әйтә торган исемең булу мәслихәт. Әйтелеше белән үк игътибарны җәлеп итә торган исем кирәк. Мәсәлән, Клара дип әйтү аңа шундый көчкә ия булыр кебек тоела. Шулай итеп, эшчәнлегенең киң мәйданында ул инде Клара Мәрдәнова буларак пәйда булды.
Фоат ГАЛИМУЛЛИН,
Казан федераль университетының атказанган профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстан һәм Россия Язучылар берлекләре әгъзасы
Язманың дәвамын газетадан укырга мөмкин (№53).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев