Көчле рухыбыз бармы?
Бүгенге тавышлы-гаугалы көннәребездә милләттәшләребезнең хәлен өч халык язмышы аша чагылдырмакчы булдым әле. Ниндирәк инде – ул өч халык?
Татар, урыс, еврей, чөнки без озын-озак бер-беребез белән дустанә мөнәсәбәтләрдә аралашып һәм аңлашашып яшибез. Өч халык та бер телдә – урыс телле мәктәпләрдә белем ала, татар һәм еврей телләрендә сирәк-мирәк чараларда да катнашу мөмкинлегенә дә ия. Мин күбесенчә, идеология юнәлешендә хезмәт итүче буларак, һәрвакыт, хәерчелегебез, байлыгыбыз аша мәдәният өлкәсенә һәм кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәтенә күбрәк игътибар бирәм.
Моннан шактый еллар элек Ерак Көнчыгыштан бер ана турында, “Русская мать” дигән язманы “Литературная газета”сындамы (төгәл генә хәтердә калмаган, ә шулай да СССР чагындагы бик күп тиражларда нәшер ителүче газета иде) укып, халыклар арасында, шаккаткыч, хәбәр таралган иде. Кыскача эчтәлеге турында хәзер дә ишетелгәләп куя.
Урыс анасы, дүрт кечкенә малаен кочаклап, ирен сугышка озатып калгач, бер үзе бу малайларын карап үстерә. Алар укуларын тәмамлап эшкә урнаша алмагач, тормышның төрле авыр, җиңел почмакларын санап йөрүләреннән тәмам арыган мескен ялгыз ана – җинаять юлына баса. Үсеп җиткән уллары белән, ана, киңәшләшә дә Америкага китү юлларын эзләп табалар. Ерак океан аша очу мөмкинлеге булмаганлыктан, башта Союзның көнбатышына очучы самолётка билет алып утыралар да һәм шул самолётны үзләре теләгән Америкага алып барачакларын экипажга ирештерәләр. Әмма, бу ана һәм уллары белән максатка ирешә алмаганлыктан, кулга алыналар һәм тиешле җәзага тартылалар. Хәзер шушы вакыйганы бүгенге көнебез күзлегеннән карасак, күпме ата-ана балалары язмышына уңай йогынты ясый алмаганлыктан, начар юлга басып күпме хәерчелеккә күнегеп бара торган, газап эчендәге гаиләләрне күпләп санарга була. Бу бит, безнең – Россиядә! Ә байлыклар: җир, нефть, газ, алтын, алмаз, кеше ресурсы һ.б. Югары белемле, талантлы яшьләребез кирәксез икәнлекләрен күреп, җаннары бәргәләнә, ә гаилә корып матур итеп яшәү өчен эше булмагач гаилә кора алмаганнары, ә гаиләле булса да торыр урыны юк. Халыкның социаль хәле нигә алай авыр соң? Бәлки мин, чыннан да, дөрес тасвирламыймдыр дияр идем, кызганычка каршы күпме сугыш инвалидлары, тыл хезмәтчәннәре, аларның балалары, оныклары чарасызлыктан күпләгән балаларын теләсә кайда калдырып эчәргә сабышканнарын Россия телевидение каналларының, һәрберсендә, күреп җаннар бәргәләнә. Ә мәктәптә укучылар укытучылары белән сугышалар, үтерешәләр һ.б. күңелсезлекләрнең иң җанны көйдергәне кредитка батып алган машиналарда чабышабыз, кешеләрне, балаларны таптатабыз, янабыз, кычкырабыз! Менә шундый шартларда яшәргә мәҗбүр ителгән халык, бер-берсенә ярдәмләшеп үзенең яшәү тирәлеген үзгәртергә омтылганда, нигәдер рухи хәерчелек, бәхетсезлек итәктән тарта.
Кем коткарыр?
Җавап: үзебез, әлбәттә, үзебез!!!
Ә ничек? Без дөньяга ни өчен килгәнбез? Шушы сорауга, кемнең-кем булуына карамастан, җавапны үзеңнән эзләүне мәҗбүр итү зарур. Бу бик авыр симземләү, әмма аның башка юлы – альтернатива юк!
Матурлыкка, яхшылыкка омтылуда мәктәпләрдә тәрбиягә, мәдәнияткә, игътибар югары дәрәҗәдә булса, мәктәптә укыту, медицинада кешегә мөлаемлелек, дәүләт органнарында хезмәт күрсәтүдә ягымлылык яки кешеләрне ярату үзеннән-үзе тәрбияләнә.
Әйдәгез, өч халык, өч яшәеш, өч мөнәсәбәт дибез икән, үзенә генә хас йолалары, телгә, гаиләдә өлкәннәргә, балаларга, әле тагын, хезмәтеңә карата мөнәсәбәтләребез турында уйласак, һәр халыкның әби-бабаларыннан калган мирасы төп таяныч булып тора. Хәзер иң авыр сорау алдында җавапсыз утырам, чөнки шушы өч халыкның кайсысы югарыда язылган мәгънәләргә, яшь буыннар алдында, тугрылыклырак? Менә бу сорау ичмасам! Миннән нинди җавапны көтәр идегез? Ачулансагыз – ачуланмасагыз да, тормыш тәҗрибәм күрсәткәнчә, үзләренең оешканлыклары, яшь буыннары алдында мәдәнияткә, хезмәткә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәткә карата һәм дөньяви карашлары белән урыс һәм татар халкыннан еврей халкы өстенрәк күренәләр. Бу минем фикерем генә түгел. Чөнки узган тарихын тирәнтен өйрәнүе, музыка, медицина һәм тирәлектәге үзгәрешләргә битараф булмавы, бу халкының бердәмлеген дә билгели. Әмма алар башка халыклар белән ассимиляцияләнү ягына бик тә сак карый. Милли-мәдәниятле халык өчен бу уңай сыйфат дияр идем. Алар сөйләмендә дә диалектологик төшенчәләрне сакларга һәм якларга омтыла. Иң беренче еврейләр үзләренең дәүләтчелеген булдырып, бүгенге көндә мөселманнарны кысрыклап – Иерусалимны буйсындыру юлына бастылар. Әле алай гына бетмәс, чөнки байлык мәйдан – җир сорый. Бу тормыш, яшәеш кануны! Мәктәпләре, югары уку, медицина учаклары иң югары дәрәҗәдәге белгечләр һәм уку, эш кораллары белән тулыландырып торганга күрә, дәньяга танылган – “Израил медицинасы” дигән термин барлыкка килде. Ә бу белгечләр бит узган гасырның 90 елларына кадәр СССР да белем алып, безнең белгечләр арасында чарланып киткән шәхесләр. Без хәзер аларга барып, бик зур кыйммәткә төшереп, авыру балаларыбызны дәваларга мәҗбүрбез. Безнең Татарстаныбызда да еврей булмаган бер тармак та юк, чөнки алар “уңайлы” аралашалар, җайлашалар, татар-урыска җитеп бетмәгән милли-мәдәниятебезгә дә төшендерәләр һәм татар-урыска караганда күбрәк хезмәт хакы да – аларга елмаебрак карый.
Ә татар һәм урысларның аерым милләт булып яшәешендә нинди чалымнар, бүгенге көнебездә, шатландыра яки көендерә? Шатлыгыбыз шул – Россия һәм Татарстан республикалары Коституциясендә язылган һәм расланган кануннарыбыз бар.
Дәүләтебез тарафыннан ике: татар һәм урыс телләре дәүләт телләре турында кануннарыбыз булса да, татар халкының үз җирендә кимсетелгән килмешәкләр хөкемендә яшәүгә дучар булуы, һәрхәлдә, көенеч! Ә кемнән тора? Үзебездән, чөнки мөстәкыйль милли телебездә генә өйрәтә торган мәктәпләребезнең, югары уку йортларының Татарстаныбызда булмавы. Әгәр, чынлыкта, уйлап карасаң андый мәктәп, уку йортлары булуы “кирәк тә түгел” шикелле, чөнки әти-әнисе татар гаиләсе булса да, анда урысча аралашалар, ә аларның балалары кем ул: урысмы, татармы үз-үзен белештермичә, урыс мохитенә чума. Шушы шәхесләр булып өлгереп килгәндә нигә мин Наил, Әмир һ.б., ә дустым – Константин, Валентина һ.б. соң? – дигән сорау башларына килә. Менә шул чакта драма, трагедияләр башлана да инде. Монда аерма ачык, һәрхәлдә, ата-аналар гаепле, чөнки буыннан-буынга телебезне, гореф-гадәтләр, йолаларыбызны өйрәтә, күнектерә һәм үз мәдәниятебезне, әдәбиятыбызны, әби-бабай тамырлары аша балаларыбызга тугач та сеңдерә барсак “миңа татар теле кирәк түгел”, – дигән ата-аналарыбыз булмас иде. Үз милли-мәдәни телле уку йортлары юк икән – ул тамырсыз агачны хәтерләтә һәм кимсетелгән килмешәк хөкемендәгеләрнең киләчәге өметсез. Хәзер өч халыкның, һәрберсенә бер үк, менә бу, сорауны биреп карыйк;
Урыс кешесенә: Син үз телеңнән баш тарта аласыңмы?
– Ю – ю – ю – к !!! Син нәрсә?..
Еврей кешесенә дә шундый ук сорау?
– Ю – ю – ю - к !!! Син нәрсә?..
Чират татарга шундый ук сорау?
Мин татар түгел – урыс! Исемем генә – Наилә, Кәрим, Камил, Әмир...
2017 елда октябрь башларыннан мәктәпләрдә татар телен өйрәтүдә кеше хокукларының кануны бозылу турында Чаллы шәһәренең ата-анлары Руссия Генераль прокуратурасына хат юллыйлар. Әле, мәктәпләрдә урыс балаларына мәҗбүри татар телен өйрәтәләр, имтихан да бирдертәләр һ.б. сәбәпләрне ачыклау максатында катгый тикшерү – “Прокуратурская проверка” башлана. Гигант шәһәрләрдә татар мөстәкыйль мәктәпләр юк дәрәҗәдә, ә катнаш мәктәпләрдә өч аерым программа буенча татар теле укытыла: беренчесе, татар балалары, икенчесе катнаш гаиләләрдә туган балалар, өченчесе, урыс гаиләләрендә тәрбияләнүче балалар өчен 2017-2018 ел өчен уку-укыту планы Мәгариф һәм Фән министры Э.Н.Фаттахов тарафыннан кабул ителде. Имеш, атнасына биш сәгать бик күп, ә урыс теле атнасына алты сәгать укытылуга карамастан аларга, андый катгыйлык, юк? Татар балалары бер нинди каршылыксыз урыс телен программада күрсәтелгәнчә тырышып укыйлар, имтиханнарын да бирәләр, ә татар теле балалар үсешенә комачаулый, дигән уйдырма фикерне урыслар әйтми, ә башкалар..., шул исәптән, татар ата-аналары да, кичерә алмаслык, ялгышлык кылалар.
Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә дә һәм башка массакүләм мәгълүмат чараларында да бик кызык язма игьтибарны җәлеп итә.
Бер урыс малае әнисенә “Мин татар” дип, үзен, раслатырга тырыша, бу минемчә бала татар теле белән үз туган Татарстанында мавыга икән, мактарга гына кирәк тә, шовинстик рухыннан чистарынмаган җаннар үз-үзләренә хыянәт итә шул. Югыйсә, байлыкка баткан – Татарстанда яшисең икән тирә-ягыңны ихтирам итеп, мәдәниятле булып яшәү, һәрберебезгә, кирәк шөгыль.
Байлыгыбыз нигезендә, милли-мәдәниятле көчле рухыбыз бармы?
Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге мидди-мәдәни үзәге җитәкчесе К.М.Филиппова.
07.04.2018
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев