Күбебезгә йод җитешми
Статистика буенча Россиядә яшәүче йодны тиешле нормадан 3 тапкыр кимрәк куллана. Йод җитмәү 100 миллионга якын россияленең – сәламәтлегенә, 32,8 миллион баланың физик һәм акыл үсешенә куркыныч яный.
Ел саен Россиядә йод дефицитына бәйле мең бала баш мие патологияләре белән туа. Азык белән йодны җитәрлек кабул итмәүдән өлкәннәрнең 65 проценты һәм балаларның 95 проценты калкансыман биз авырулары белән интегә. ВОЗ мәгълүматларына караганда, россиялеләрнең 75 проценты йод дефициты булган районнарда яши. Статистика аяусыз. Югарыда әйтелгәннәргә карап, йодны җитәрлек кабул итү өчен кешегә нәрсә эшләргә кирәк соң?
– Йод дефицитына бәйле авырулар арту россиялеләрнең туклануына һәм профилактика чараларына бәйле, – дип сөйли Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы Валерия Феоктистова. – Ә шул вакытта йод мөһим микроэлемент булып, аңа үсеш процессы һәм гомуми тонус, җенси гормоннарның үсеше, ми функцияләре торышы бәйле. Шуны истә тотарга кирәк, йод организм үзе эшләп чыгара алмый торган микроэлементларга керә. Ул туфракта бик аз күләмдә, ә суда аннан да азрак була. Моңа бигрәк тә йөкле аналарга, шулай ук авырга узарга җыенган хатын-кызларга бик игътибар итәргә кирәк. (Авырга уза алмаган хатын-кызларның 70 процентының калкансыман биз функциясе кимегән булган).
– Валерия Владимировна, сәламәтлектә проблемалар булмасын өчен өстәмә рәвештә йод кабул итәргә кирәкме?
– Тоз кебек ашамлыкны йодлаштыру юкка гына уйлап чыгарылмаган. Күп регионнарда икмәк, сөт, балалар ашамлыкларын җитештергәндә тозны йодлаштыру мәҗбүри каралган, чөнки тоз универсаль продукт булып тора һәм аны бөтен кеше дә куллана. Тозны башка ашамлыклар белән чагыштырганда күп итеп ашап булмый. Хәзерге вакытта Россиядә 1 кг тозга 40 мг йод кушалар.
Аны бер кешегә тәүлегенә ризыкка 5 г кушарга киңәш итәләр. Ягъни ул бер чәй кашыгы килеп чыга. Йод югалтуны исәпкә алып, кеше бу очракта тәүлегенә 120 мкг ала. Шуны да онытмаска кирәк, йод белән баетылган тоз аны максимум 12 ай гына саклый. 3-4 айдан соң тоз йодны 40 процентка югалта. Ул үзеннән-үзе очып бетә. Шуңа күрә тозның кайчан җитештерелүенә игътибар итү зарур. Аны ябык савытларда һәм коры урында сакларга кирәк. Озак вакыт кайнату яисә җылыту тозда йодны тулысынча бетерә, шуңа күрә аны ашамлыкка ахырдан гына салыгыз. Йодлы тозны маринадларга һәм рассолларга салырга кирәкми. Йод ризык аша тиз үзләштерелә. Аңа беренче чиратта диңгез продуктлары бик бай. Әйтик, диңгез кәбестәсе, балык, креветкалар, устрицалар. Аларны көн саен аз-азлап ашаганда да йодка ихтыяҗны капларга була. Әмма алмага, җиләк-җимеш һәм сөт ашамлыкларына килгәндә, йод дефициты районнарында аларда йод бик аз күләмдә була. Йод дефициты булган кешеләр тиз арый, стрессларга бирешә, хәтере начарая, тазара, җенси үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин. Бу билгеләр сизелә башлау белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев