Казанның «Ак Барс» командасының яңа тренеры кем булачак?
***
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Әнвәр Гатиятуллинны чемпионатның уңышсыз башлануы аркасында алыштырырга карар кылдылар. Канадалы Майк Бэбкок Казанның "Ак Барс" командасының баш тренеры булачак. Бу хакта "Mash на спорте" телеграм-каналы хәбәр итә.
Шушы көннәрдә аның тренер исеменә билгеләнүе турында рәсми рәвештә игълан итәчәкләр.
Ачыкланганча, баш тренер Әнвәр Гатиятулинны сезонның уңышсыз старты аркасында алыштырырга булганнар – команда конференциядә алтынчы урын гына яулады. Җанатарлар хәтта петиция дә язганнар, анда команданың агымдагы нәтиҗәләре – "Татарстан хурлыгы", дип язылган.
Бэбкок – хоккей тарихында бердәнбер "Тройной золотой клуб" әгъзасы (ДЧ+ДИ+Стенли Кубогы). Ул Канада җыелмасында 2010 һәм 2014 елларда Олимпиадада югары нәтиҗәләргә ирешкән. Шул ук команда составында 2004 елда Дөнья чемпионатында җиңү яулаган. Шулай ук 2008 елда "Детройт" составында Стенли Кубогы иясе булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев