Казандагы газета редакциясенә шартлату белән янаганнар
Аноним хатта дүрт миллион сум акча таләп иткәннәр.
Кичә төнлә «KazanFirst»ның электрон почтасына редакция урнашкан бинаны шартлату белән янап хат килгән. Аноним хатта дүрт миллион сум таләп иткәннәр. Үзен Kelly дип таныштырган адәм берничә көн элегрәк редакция бүлмәсенә шартлаткыч урнаштыруын, аның теләсә кайсы вакытта шартларга мөмкин булуын әйткән. Хатта, кешеләрнең иминлеге хакына, дигән булып, акча күчерү өчен телефон номеры да күрсәтелгән. Хәзерге вакытта бинадан кешеләрне чыгаралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев