Казанда яшәүче хатын-кыз медицина перчаткаларын алырга теләп, мошенникларга 800 мең сумнан артык акча күчергән
13 майда "Московский" полиция бүлегенә Казанда яшәүче 29 яшьлек хатын-кыз мошенниклык факты буенча гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Зыян күрүче сүзләренчә, интернетта ул максатчан рәвештә үз кибетендә сату өчен билгеле бер фирма перчаткалары белән тәэмин итүчене эзләгән. Хатын кирәкле битне тапкан һәм аларга электрон почталарына язган. Шуннан соң аның белән әлеге компаниянең менеджеры элемтәгә кергән һәм кирәкле товарга күпләп сату бәяләрен биргән. Прайс белән танышканнан соң, Казанда яшәүче 800 мең сумлык заказ ясаган һәм кирәкле акчаларны күчергән.
Берникадәр вакыттан соң зыян күрүче компания вәкиленә товарны төяү турында язган, әмма бернинди җавап та килмәгән. Аларның сайтында күрсәтелгән телефон номерлары буенча беркем дә җавап бирмәгән. Шуннан соң хатын-кыз интернетны карый башлый һәм аңа кирәкле тәэмин итүченең рәсми сайтын таба, анда гамәлдәге сайтлар турында мәгълүмат булган.
Хатын, акчаларны мошенникларга күчергәнен аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе "Мошенничество" тарафыннан каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне ачуга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары комплексы уздыра.
Сак булыгыз:
- Интернет-сайтлар адресларын һичшиксез тикшерегез, аларның "клоннары" бары тик бер билгегә генә аерылып тора ала;
- Әгәр сайтта шәхси мәгълүматны кертү таләп ителсә, браузерның адреслы юлына игътибар итегез, әгәр сез дөреслеккә аз гына булса да шикләнсәгез - баш тартыгыз;
- Җинаять корбаны булмас өчен, таныш булмаган затлардан Сезгә килгән барлык мәгълүматны тикшереп чыгыгыз;
- Уяу булыгыз һәм мошенникларның хәйләләренә бирешмәгез;
- Беркайчан да алдакчылар капкынына эләкмәгез, билгесез счетларга акча күчермәгез. Әгәр дә сез җинаять корбаны булгансыз икән - кичекмәстән полициягә "02" яки "112" телефоннары буенча хәбәр итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев