Казанда маугли кызны коткарганнар
Казанның Авиастроительный районында маугли кызны коткарганнар. Баланың анасы аны мәктәпкә йөртмәгән, урамга да төнлә белән генә чыгарган.
Күршеләре сүзләренчә, хатын-кызның психик тайпылышы бар, тик ул дәваланырга һәм дарулар эчәргә теләми. Приставлар килгәч, ишекне дә ачмаган. Махсус хезмәтләргә ишекне каерып ачарга туры килгән.
Кызны бүлмәсендә тапканнар. Ул акыллы һәм бик зирәк бала булып чыккан. Социаль хезмәтләр килгәндә аңа алдан ук үзләре белән кием-салым, ризык һәм су алганнар. Баланы опекага тапшырганнар. Медтикшерүдән соң кызны тәрбиягә әтисе ягыннан әбисенә бирергә телиләр.
Кызның әнисенә беркетмә төзелгән. Приставлар ачыклаганча, ул беркайда да эшләмәгән – алиментларга һәм баласына килә торган пособияләргә генә яшәгән.
Видео: mash.iptash
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев