Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Казанда төрек ир-аты баласы каршында тормыш иптәшен суйган

Казанда төрек милләтеннән булган ир-ат әлеккеге хатынын кечкенә улының туган көнендә үтерә.

Чит ил кешесе шулай ук баласын да яралый һәм үз-үзенә кул салырга җыена.

Казанның «Волжская Гавань» торак комплексында улы туган көнне адекват булмаган ир-ат әлеккеге хатыны һәм 3 яшьлек баласы яши торган фатирга бәреп керә. Ул хатын-кызны суя һәм улын яралый – бала хастаханәдә. Үтерелгән хатын-кызның шәхесе билгеле – ул Казанда тренер һәм спорт мәктәбе директоры булып эшләгән 34 яшьлек Елена В.

Фаҗигадан соң үтерүче үз фатирына кача (ул күрше йортта урнашкан), һәм тәрәзә рамына баса. Күршеләре сүзләренчә, төрек канлы үтерүне хатыны белән аерылышу аркасында башкара. Эцфел Мете тәрәзәдә 3 сәгать басып тора, аның белән психологлар аралаша, соңыннан ир-атны тоткарлыйлар.

Татарстан Тикшерү комитеты РФ Җинаять кодексының 105 маддәсенең 1 өлеше буенча "Үтерү" буенча җинаять эше кузгатты.

Фото: Readovka телеграм каналыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев