Казанда биш мәктәп карантинга ябылган
Казанда ОРВИ белән авыручылар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 17,8% ка арткан.
Казанда кискен респиратор-вируслы инфекция аркасында биш мәктәп карантинга ябылган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
Берничә уку йортының 20 классында укуны вакытлыча туктаттылар: Вахитов районының 18 нче мәктәбендә, Яңа Савин районының 31, 49 һәм 71 нче мәктәпләрендә, шулай ук Совет районының 121 нче лицеенда.
Казанда ОРВИ белән авыручылар санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 17,8% ка арткан.
Фото: архив/Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев