Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Казанда арендага алынган фатирда дүрт студент мәете табылган

Мәетләрне Казанның Гарифҗанов урамындагы йортларның берсендә арендага алынган фатирда тапканнар.

Зал бүлмәсендә өч егетнең гәүдәләре табылган – КДЭУның 20 яшьлек студенты, 19 яшьлек эшсез егет һәм 24 яшьлек КДМУ студенты. Шул ук фатирның юыну бүлмәсендә 22 яшьлек егетнең үле гәүдәсе табылган.

Студентлар республиканың Чистай һәм Алексеевск районнарыннан укырга килгән. Гәүдәләр табылган вакытка егетләр инде алты сәгать чамасы үле булган.

Фатирда ак һәм яшел төстә порошоклар табылуы билгеле. Беренче карашка, наркотик матдәләр. Үтерү турында җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев