Казан үзәгендә ташландык хайваннарга багышланган скульптура урнаштырдылар
Казан үзәгендә бүрекле этне сурәтләгән яңа скульптура пәйда булды.
Әлеге иҗат җимешенең авторлары @ karale.mia тәхәллүсе астында эшләүче ике кыз. Элегрәк кызлар Казансу ярында барлыкка килгән фәрештә һәм дриадалар скульптуралары белән дан казанган иде.
"Без салкыннан һәм ачлыктан үлүебезне дәвам итәбез... Ә сез безне күрмәгән кыяфәт чыгарасыз... Без бик яшәргә телибез! Барлык ташланган хайваннарга багышлана", - дип әйтелә скульптура янында торган мәгълүмати язмада.
Дмитрий Зайцев фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев