Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Казан үзәгендә автомобиль тукталышка бәрелгән: ике кеше зыян күргән

Казан үзәгендә Porsche тукталыш бәрелгән — юл-транспорт һәлакәте Горький урамында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, Ford автомобиле йөртүчесе урта полосадан сулга Жуковский урамы ягына таба борыла башлаган һәм сул полоса буйлап туры юнәлештә барган Porsche автомобиле белән бәрелешкән. Бәрелгәннән соң внедорожник Лядский бакчасы янындагы тукталышка килеп кергән һәм баганага килеп бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә Porsche йөртүчесе һәм тукталышта булган ике кеше зыян күргән.

Һәлакәтнең шартларын һәм гаебен Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре билгели.

Чыганак-фото: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев