Казан янындагы трассада автобус белән юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән Яшел Үзән - Казан трассасында Үрнәк бистәсе каршында булды, дип сөйләделәр «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, пассажир автобусы алдында җәяүлене уздырган автомобиль кискен туктаткан. Автобус йөртүчесе, бәрелешүдән качу өчен, рульне уңга бора һәм җир өсте җәяүлеләр кичүенең металл конструкциясенә бәрелә.
Юл-транспорт һәлакәте вакытында автобус салонында 35 пассажир булган. Аларның бишесе имгәнгән. Килеп чыккан хәлнең шартлары билгеләнә ", - дип аңлаттылар ЮХИДИда.
@ tatmediaofficial
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев