Kazan Digital Week катнаш форматта узачак
Анда мастер-класс, күргәзмә, тематик секция, панель дискуссия, түгәрәк өстәл һәм башкалар планлаштырылган.
21-24 сентябрь көннәрендә Цифрлаштыру елы кысаларында «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Kazan Digital Week халыкара форумы узачак.
Цифрлы интеллектуаль технологияләрне эшләүчеләргә һәм кулланучыларга юнәлтелгән чара катнаш форматта «Интеллектуаль транспорт системалары», «Цифрлы индустрия 4.0», «Киберкуркынычсызлык», «Финтех экоистемасы» кебек берничә юнәлеш буенча була. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.
Анда мастер-класс, күргәзмә, тематик секция, панель дискуссия, түгәрәк өстәл һәм башкалар планлаштырылган. Узган ел форумда 13,5 меңнән артык кеше катнашты, аның эшен дөньяның 52 иленнән 30 меңнән артык кеше күзәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев