Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

КАЗ МАЕ. ОНЫТЫЛЫП БАРУЧЫ ШИФА

Авылларда каз өмәләре гөрләде, казларыгыз бик матурлар, симезләр иде. Без күрдек. Ә майларын кая куйдыгыз? Ташламагансыздыр, дип ышанабыз

Соңгы елларда терлек майларының файдалы сыйфатлары турында онытып барабыз, ә бит элек әбиләребез каз мае ярдәмендә катлаулы үпкә авыруларын дәвалаган, ревматизм һәм буын сызлауларыннан котылган, иң салкын кыш ларда да тиреләренең йомшаклыгын саклаган. Каз маеның нинди дәвалау сыйфатларына ия булуын исегезгә төшереп үтик әле. Файдалы матдәләр һәм витаминнар ягыннан, башка хайваннарныкы белән чагыштырганда, каз мае – чемпион. Аңарда баетылган һәм баетылмаган май кислоталары – замана кешесенең ризыгында бик тә җитешмәүче компонентлар бик күп. Терлек мае дефицитыннан, бигрәк тә, диетада утыручы һәм ит продуктларыннан, сыер мае һ.б майлардан баш тартучы хатын кызлар зыян күрә. Омега-3 һәм башка май кислоталарының җитешмәве, организмда матдәләр алмашы процессында тайпылышларга китерә, тире корый, тырнак һәм чәчләр сынучанга әйләнә, ашкайнатуда проблемалар барлыкка килә, нерв системасы какшый. Каз мае кеше организмына кирәкле май кислоталарының күбесенә бай. Анда омега-3, олеин, пальмитинолеин, линолев, линолен, стеарин, миристин һәм башка кислоталар бар. Моннан тыш, каз маена минераллар: магний, натрий, селен, цинк, бакыр; В1, В2, В3, В5, В6, В12, Е, РР һ.б витаминнар керә. Каз мае – тулаем натураль продукт. Аны казның эч майларын эретү юлы белән ясыйлар. Борынгы заманнардан ук аны күп төрле авыруларны: пневмониядән алып псориазга һәм гинекология өзлегүләренә кадәр дәвалау өчен кулланганнар. Майдагы витаминнар һәм кислоталар организмны ныгыта, иммунитетны көчәйтә, алар аркасында ул җылыту һәм яра төзәтү сыйфатларына ия. Борынгы Кытайда, каз маен организмнан токсиннарны чыгару сәләтенә ия һәм, шулай ук, шешләрне бетерүгә, рак авыруларын дәвалауга ярдәм итә, дип санаганнар. Каз маен халык медицинасында куллану. Аны еш кына салкын тигәндә, пневмония, туберкулез, тире авырулары (псориаз, экзема, тире корылыгы һ.б.), яра һәм пешкән урыннарны, тромбофлебит, гинекология авырулары (аналык муенсасы эрозиясе һ.б.), геморройны дәвалаганда кулланалар. Каз маен, шулай ук, косметология дә үз итә. Ул бу өлкәдә тирене саклау һәм тукландыру, чәч үсешен стимуллаштыруда һәм чәч коелу профилактикасында файдаланыла. Каз маен куллануга каршы билгеләр юк дәрәҗәсендә. Ул иң зарарсыз терлек майларының берсе. Шулай итеп, каз мае организмны ныгыту, авыртуны басу, яраларны төзәтү, антиоксидантлану, регенерацияләү сыйфатларына ия. Аны куллану иммунитетны арттыруга ярдәм итә. Шулай да, көчле бавыр авыруы белән интегүчеләргә әлеге продукт белән сак булырга кирәк. Бит һәм кул тиресенә крем белән бергә, урамга чыкканда түгел, ә йокларга ятканда сөртегез, нәтиҗәсен, һичшиксез сизәчәксез. Ә ультрафиолет нурлар астында май кислоталары токсиннарга әверелеп, зарар гына китерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев