Каюм баба кызы АСИЯ
Бар да инде булдыклы затлар! Каюм Насыйриның авылдашы, Кече Шырдан авылы кызы Асия Гобәйдуллинаны әйтүем. Әле былтыр гына Каюм баба төзеткән мәчетне (1901 елгы) яңартып ачкан иде ул. Инде менә мәшһүр “Каюм коесы”н яңарткан. Декабрьнең беренче көнендә шуны ачу тантанасына кайтып баруыбыз.
Яшел Үзән районының әлеге мәшһүр саласына кайт та, катык турында сүз чыкмасын, ди. Ул көнне өйдә катык ясау серләрен, катыкка дигән сөтне фәкать базардан, авыл апаларыннан гына сатып алу зарурлыгын шушы авыл кияве, әдәбиятчы галим Зөфәр Рәмиев тәфсилләп аңлатса, авылга кайтып җиткәч, бу гыйлемебез тагын да тирәнәйде. Хәер, моңа бераз соңрак тукталырбыз.
Алдан килештереп эшләнгәнме, шулай туры килгәнме: быел шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның “Каюм коесы” дигән шигырьләр һәм поэмалар җыентыгы дөнья күргән икән. Әдибә әлеге “Каюм коесы” дигән поэмасын егерме бер ел элек язган булса да, кичә генә иҗат ителгән кебек актуаль ул. “Алдап булмый икән Табигатьне, үзенекен итә Җир-җиһан. Без генә ул, ялган белән бизәп, кызыл сүздән көттек җыр-илһам. Ә Табигать гадел! Юк кодасы, кодагые, килен-кияве... Даһиларны үзе сайлап ала, һәм бәяли биреп тиярен: гыйбрәт алсын, гыйбадәт кылсын, шифалы су белән туенсын – диеп, гүя, ике гасыр буе яшәтә ул Каюм коесын”. Әлеге юлларны кое ачылу тантанасында да яңгыратты Эльмира ханым. Бәйрәмгә кайткан кунаклар арасында Казандагы Каюм Насыйри музее директоры, шагыйрәнең кызы Рушания Шәфигуллина да бар иде. Ул тантана вакытында, кызып китеп, мәктәп балаларын җәлеп итеп, шырданлыларга авылда Шәҗәрә бәйрәме уздырырга тәкъдим итте (ни кызганыч, биредә башлангыч мәктәп тә күптән ябылган инде; яшь гаиләләр юк, җәен ялга кайтучыларны исәпләмәгәндә сиксәнләп кеше һәм ике сыер гомер кичерә монда). Халык каршына нотык тотарга чыккан кунаклар, шул исәптән авыл җирлеге башлыгы Рәис Кәримов, Кәмәрия Хәмидуллина, Фирдәвес Зариф, тарихи коены яңарткан Шырдан кызы, “Акведук” проектлау оешмасы җитәкчесе Асия Гобәйдуллинага, оешманың уңган хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерергә ашыкты (бик күркәм түбә астына кертелгән, тирәнәйтелгән, яңартылган бу коеның шифалы суы унбиш метрдан чыга).
Күр әле: акведуклылар быел мәчет янәшәсендә “Чәй йорты” да җиткереп куйган. Каюм Насыйриның кече ватанын, туып үскән нигезен күреп китәргә килгән туристларны чәй белән сыйлап җибәрерлек шәп урын ул. “Кече Шырданны республикабызның этнотуризм маршрутына кертсәләр, авылыбызда байтак кешегә эш урыны барлыкка киләчәк. Туган авылым бетмәсен, таркалмасын, яшь гаиләләр барлыкка килсен иде”, – дип хыяллана “Акведук” башлыгы. Казаннан җитмеш чакрым ераклыкта гына бу авыл. Газы, суы, уты, юлы кергән. Яшәр өчен бөтен уңайлыклары бар. Әмма эш урыннары булмагач, яшьләр китеп беткән. Тантананы алып барган яшь-җилкенчәк – Рәмил Шакиров күршедәге Олы Ачасыр авылында укытса, икенче бер авылдашы – Гүзәл Минһаҗева җирле район газетасында җаваплы сәркатип вазифасын башкара.
– 2015 ел иде. Зираттан кайтып киләм. Шунда Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм яуда катнашканнар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә күзем төште. Һәйкәлнең тимер өлеше аеруча ямьсез: күгәргән, тутыккан. Бөек Җиңүнең җитмеш еллыгына һәйкәлне яңартырга, мәрмәр таш белән әйләндереп алырга кирәк дигән карарга килдем. Өлгердек. Анда өч йөз авылдашыбызның исем-фамилиясе уелган, – дип сөйләде авылны яңарту эшенә ничегрәк алынуын Асия ханым. 2016 елны Әзеркә тавы итәгендә “Гыйбадулла”, “Сабантуй”, “Әзеркә”, “Ринат” чишмәләрен тергезә акведуклылар. Әлеге чишмәләрне без дә күреп сокландык, аларның шифалы суларыннан авыз иттек. “Сабантуй” чишмәсе бигрәк күркәм чыккан. Аның хәзер үз өе, тирмәсе бар. Яңгыр-кар яуса да, җил иссә дә, ышык, тыныч, рәхәт монда! Чишмә янында шырданлылар элек авылда сулыкларның күп булуын, аларны “Тимер улак”, “Ат улагы”, “Кер чайкау улагы”, “Гата улагы”, “Дусай улагы”, “Кыр инеше”, “Казан инеше” дип йөртүләрен искә алды. Асия ханымның сөйләвенә караганда, Әзеркә тавы итәгендә, кайсы җирдә көрәк төртсәң дә, чишмә килеп чыгарга мөмкин. “Бер тауда ун чишмә генә түгел, егерме чишмә дип җырларга да була бездә”, – дип шаярта ул. Кем белә, бәлкем шулайдыр да. Алдагы елларда акведуклылар китапханәне, клубны яңартмакчы. Бирсен Ходай!
Менә тантана тәмам. Кунакларны мәчеткә, чәй табынына чакыралар. Табын уртасында, табигый, сап-сары, мәшһүр Шырдан катыгы. Авыл апаларының аңлатуына караганда, әлеге катык барлыкка килсен өчен, сөтне сәгать ярым гына түгел, өч-дүрт сәгать, саргаеп чыкканчы кайнатасы икән. Кыскасы, сөтең сыеграк булган саен озаграк көтәргә туры килә.
– Яхшы катык булса, агач кашык басып торырга тиеш. Кайнап чыккан сөтне әбиләребез шәйкәгә (ягъни агач савытка) салып куя торган булган. Бердән, агач савыт сөтнең суын сеңдерсә, икенчедән, катык анда озаграк, яхшырак саклана, – дип сүзгә кушыла әнә гомер буе катык ясаган кеше шикелле Рәис Кәримов. Хәер, соңгы вакытта шәйкә ясау хыялы белән янып йөри икән ул.
Тәгам җыеп чыккач, кайтып җитүгә, бу атнада ук, өйдә катык ясый башларга килешеп, машиналарга төялешәбез. Каюм Насыйриның үзе кебек какча гәүдәле, сынап караучан Асия ханым, кул изәп, озатып кала. Ул үзе түгел, Каюм баба озата шикелле. Бу изге нигезгә халкыбыз юлны онытмасын, милләтебезнең борынгыдан килгән телен, ислам динен саклап яшәсен, авылларыбыз саклансын дип тырышкан бу асыл затны ничек инде Каюм баба кызы димисең?!
Рәшит Минһаҗ.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 176, 05.12.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев