Картлыктан дару бармы?
Кеше гомерен озайту һәм картлыкны артка чигерү – заманның төп бурычы булып кала. Бу хыялның менә-менә гамәлгә ашуы бар.
Тарихта беренче тапкыр
картлыктан даруга
сынаулар башлана
Бер төркем галим «картлык даруы»н сыный башлаган. Тикшерүләрне Нью-Йоркның медицина көллиятендә алып баралар. Галимнәр аңлатуынча, картлыктан дару булып, диабетка каршы препарат тора. Ул ике сәбәптән сайланган. Беренчедән, бу препарат күптән кулланыла һәм аның куркынычсызлыгы исбатланган. Икенчедән, күп санлы тикшерүләр күрсәтүенчә, бу препаратны кулланучы диабетлы пациентлар андый диагнозы булмаганнардан озаграк яши.
Озак яшәү сере – ми
активлыгында
Экспертлар билгеләвенчә, гомерне озайтуның яңа механизмы ми активлыгына бәйле. Анда нейроннарның ярсу дәрәҗәсе никадәр түбәнрәк, организм шуның кадәр озаграк яши икән. Шулай ук, катлаулы интеллектуаль мәсьәләләр чишүнең, чит телләр өйрәнү һәм, хәтта ,уйланырга мәҗбүр итә торган җитди китаплар укуның хәтерне яхшыртуы һәм деменция (акыл зәгыйфьлеге) барлыкка килүне киметүе билгеле.
Кешеләрне тикшерүләр
буе н ча, ярсыткыч сигналлар өчен җавап бирүче REST аксымының кимүе Альцгеймер авыруларына хас деменция үсешенә китерә. Бүгенге көндә бу бик актуаль, чөнки әлегә Альцгеймер авыруыннан дару юк.
Кеше өч тапкыр картая
Геронтологиядә кайнар темаларның берсе – кешеләрнең һәм хайваннарның биологик яшен билгеләү. Шундый сәгать эшләнгән, ягъни, кандагы аксымнар составына карап, яшь билгеләнә. Канда меңләгән төрдә аксым молекуласы исәпләнә. Менә шуларның кайберләре биологик яшьне күрсәтә.
Болардан тыш, тикшерүләр барышында, кызыклы факт ачыкланган. Кан составында үзгәрешләргә китергән өч яшь бар икән. Болар 34, 60 һәм 78 яшь.
Гомерне озайту
биомаркерлары
Организмның биологик яшен билгеләүгә караганда, аның күпме яшәячәген белергә тырышырга кирәк. Моңа тагын бер фәнни эш багышланган. Элек бу сорау белән кешеләр багучыга барган, ә бүгенге галимнәр гомерне озайту биомаркерларын тапкан.
Алар картлыкка каршы көрәш ысуллары – диета, генетик мутация, дарулар белән тычканнарга тәэсир итеп караган. Аларның барысының да организмда үзгәрешләр китереп чыгаруы беленсә дә, геннарның көчле биомаркер булуы ачыкланган.
Углеводлар кирәк
Яңа сынаулар күрсәтүенчә, түбән углеводлы, аз аксымлы һәм майлы диета тотучыларның йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан һәм рактан үлү очраклары күбрәк.
Углеводлар безнең организм өчен кирәк. Сүз шикәр турында түгел, ә яшелчәдә, җиләк-җимештә, кыяклыларда була торган катлаулы углеводлар турында бара. Бу тикшерү, тагын бер кат балансланган туклануның мөһимлеген ассызыклый. Артык җитди диета, киресенчә, сәламәтлеккә зыян гына китерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев