Картлыкны кичектерүче 8 продукт
Кәбестә – барлык төре дә күз күремен, сөяк тукымасын һәм аң зирәклеген саклый.
- Өрек – кандагы холестерин дәрәҗәсен төшерүче һәм йөрәкне саклаучы каротиноидларга бай. Шулай ук ул тире, чәч, теш камашы һәм бизләргә дә бик файдалы.
- Җиләкләр – ирекле радикалларга сәламәт күзәнәкләрне җәрәхәтләргә юл куймаучы антиоксидантлар байлыгы буенча чемпион.
- Зәйтүн мае – тиренең балкып торуына шартлар тудыручы омега – 3 май кислотасының иң шәп чыганагы.
- Сөләйман балыгы (лосось ите) – эчке ялыксынуны басучы астаксантин һәм тире яшьлеген саклаучы антиоксидантларга бай.
- Помидор – аңарда тирене кояш радиациясеннән саклап җыерчыклар барлыкка килүне тоткарлаучы ликопен бар.
- Бадәм (миндаль) – тире, чәч һәм тырнак өчен бик тә кирәкле булган иң тәмле Е витамины чыганакларының берсе.
- Авокадо – оптималь кислота-селте балансын саклый һәм Е витамины белән омега – 3 кислотасына бай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев