Картаймагыз, ветераннар...
Турыдан-туры безнең илебез территориясендә бармаса да, күпме яшь егетнең гомере өзелде, күпмесе тән һәм җан җәрәхәте алып кайтты. 15 мең солдат һәлак булды, 6 меңе тирән яралар белән кайтып, бу матур дөньядан китте. Ә күпмесе хәбәрсез югалды?!
15 февральдә Совет хәрбиләренең Әфганстаннан чыгуларына 33 ел була. Бу сугыш бик күп әниләрнең йөрәгендә төзәлмәслек авыр яра калдырды. Бөек Ватан сугышыннан соң тыныч яшәгән совет халкын сынаган вакыйгаларның берсе бу.
Безнең Бишнә авылыннан да Әфган сугышында хәрби бурычын үтәүчеләр булды: Рөстәм Шәйдуллин, Рәдиф Хөснетдинов, Илфат Гәрәев. Күпме еллар узса да, бүген дә алар әлеге хәрби хәрәкәтләре турында сөйләргә яратмый. Аңлашыла, ул дәһшәтне искә төшерү тагын бер кат йөрәкләрне теләдер.
Авылыбыздан армия сафларына алынып, шушы сугышта катнашкан һәм туган якларына кайтырына ике ай калганда батырларча һәлак булган Нәҗип Гарипов турында сүзем. Балачагы Арча районы Яңа Кырлай авылында уза аның. Нәҗип 8нче сыйныфны тәмамлагач, гаиләләре белән Бишнә авылына күчеп килә. 10нчы сыйныфны тәмамлагач Бишнә совхозында механизатор булып эшли. 1982 елның язында армия сафларына чакырыла. Шул ук елның июнь аенда Әфган республикасына эләгә. Нәҗип Ватан алдында торган бурычын егетләрчә үти. Хезмәт дәверендә ул укчы-гранатометчы була. Туган якларына, әти-әнисе, туганнары янына кайтырга да озак калмый бит. Яшь егетнең күңелендә нинди хыяллар булды икән? Ләкин, 1984 елның 21 гыйнварында Кундуз шәһәре янында дошманнар белән каты бәрелеш була. Безнең солдатлар бик кирәкле булган күперне саклый. Шушы бәрелештә Нәҗип батырларча һәлак була. Үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Батырның мәете салынган табутны сугышчан иптәшләре алып кайтып авыл зиратында җирли. Әти- әнисе, туганнары, авылдашлары өчен бик авыр хәсрәт була бу. Батыр солдатыбыз бүген дә онытылмый. Зиярәт кылырга төшкән һәркем аның каберен читләтеп узмый, башын иеп дога кыла...
Узган елның февралендә Арча районының «Сугышчан кардәшлек» («боевое братство») Әфган сугышчылары оешмасы безнең мәктәп белән элемтәгә чыкты. Алар арасында безнең Нәҗип белән бергә уйнап үскән, бер сыйныфта сигез ел укыган дусты, Әфган сугышы ветераны Илнур Яруллин да бар иде. Ул безгә, районның сугышчылар оешмасы белән мәктәпкә килеп укучылар белән очрашып, аралашып, Нәҗипне искә алып кайтырга теләкләре барын хәбәр итте. Без икеләнмичә ризалаштык. Балалар, укытучылар белән әзерләндек: истәлекләрне барладык, героебызга багышлап ясалган стендларны яңарттык, туганнарына хәбәр салдык.
(Язманы тулысынча газетабызның 10нчы санында укый аласыз),
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев