Картайгач, без балаларга кирәк түгел...
Ирем белән лаеклы ялга чыккач, балаларыбыз безнең барлыкны онытты.
Моны аңлавы бик авыр, әмма бу шулай. Гомеребез буе ирем белән соңгы чиккәчә өч балабыз өчен хезмәт иттек, ә аларның хәзер бездә эшләре юк.
Мин кияүгә 18 яшемдә классташыма чыктым. Балачактан ук дуслар булдык. Ярты елдан соң бала көтүемне белдем. Акча ягыннан авыр чаклар иде, әмма аборт турында уйлап та карамадык. Кыз бала таптым, ирем бик матур исем кушты. Кызыбыз да курчак кебек, ак чәчле, зәңгәр күзле, тыныч та булды, шундый балабыз өчен Аллаһка шөкер иттек. Әмма иремә укуын ташларга, эшкә урнашырга туры килде. Мин академик ял алдым, кызыбыз белән 1,5 ел утырдым, аннары укуымны дәвам иттем.
Барысы да җайлана башлады, тик мин кабат йөккә уздым. Киңәшләшкәннән соң, ирем баланы калдырабыз, диде. Тагын да күбрәк көчәнергә туры килде. Ирем тәүлекләр буе өйгә кайтмыйча, икешәр-өчәр җирдә эшләде. Ул вакытта завод биргән фатирда яши идек. Акча барыбер җитми иде, тиздән икенче балабыз да туды.
Читтән торып укуга күчтем һәм дипломны көчкә алдым: бер үк вакытта ике бала карау, өйдәге эшләрне башкару һәм белем гранитларын кимерү җиңел түгел. Бернигә карамастан, тырыштык, тормышны алып бардык. Кызыбыз мәктәпкә, улыбыз балалар бакчасына йөри башлагач, мин, ниһаять, һөнәрем буенча эшкә урнаштым һәм иремә ярдәм итә башладым. Акча ягы аның хәтле такыр түгел иде инде, фатир да закон буенча безнеке булды. Хәлләр яхшырды, җәй саен диңгез буена ял итәргә йөрдек. 30 яшем тулгач, язмыш тагын бер бүләк ясады – өченче балама уздым.
Ул вакытта очын-очка ничек ялгаганбыздыр, белмим. Мин кабат өйдә, күп балалы гаиләне тәэмин итәргә кирәк – бу сиңа бер ир дә бер бала гына түгел, без инде бишәү идек. Ирем көне-төне эшләде. Тәүлегенә биш сәгать йоклый алса – бәхет.
Балалар әкренләп үсә башлады. Зур кызыбыз чыгарылыш сыйныфында укыганда кечкенә кызыбыз да мәктәпкә керде. Акча җитми иде, без ирем белән ничек булдыра алдык, шулай бөтерелдек. Бурычка да кердек, кредит та алдык, өстәмә эш тә таба идек. Минут саен балалар, аларның киләчәге турында уйладык, яхшы белем һәм яхшы һөнәрләре булуларын теләдек.
Институтның өченче курсында кызыбыз, кияүгә чыгам, диде. Безнең чәчләребез агарырдай булды, тик нишлисең, беркая да барып булмый. Кияү буласы кеше начар егет түгел, тәртипле гаиләдән иде, шуңа ризалыгыбызны бирдек. Әлбәттә инде, туйга яхшы гына чыгымнар күтәрергә туры килде. Аннары балаларга фатир алырга булыштык, чөнки үз торагыңнан башка рәтле тормыш юк бит инде, кеше төсле яшәсеннәр дидек.
Апасы артыннан улыбыз да үсеп җитте. Ул безнең апасына ничек булышканны күреп торды. Шуңа, мәктәпне тәмамлагач, үзенә фатир даулый башлады. Кая барасың, безнең гаиләдә барлык балалар да бертигез хокукка ия бит, берсенә нәрсә дә булса сатып алынса, башкаларына да шул ук алына. Ирем үз исеменә чираттагы кредит алды һәм улыбызны бер бүлмәле фатирлы итте.
Төпчек кызыбыз бездән фатир сорап тормады, ул чит илдә укырга теләде. Аның бу теләге белән ризалашырга авыр булса да, нишлисең, рөхсәт иттек. Анда уку бик кыйммәт, шуңа күрә без машинабызны сатып, бер ел институт өчен түләп куйдык.
Яшь чаклар бик тиз узып китте, үзебезнең инде картлык алдында торуыбызны иремне инфаркт еккач кына аңладык. Миңа эшемнән пенсиягә чыгарга ярты ел калгач китәргә туры килде. Беренче вакытларда иремнең караваты яныннан китмәдем дә: ашаттым, юындырдым, йөреп керергә урамга алып чыктым. Бер айдан хәле яхшырды һәм мин бераз сулыш алдым. Иң йөрәкне телгәләгәне шул, әтиләренең авырып яткан вакытында бер балабыз да килмәде. Олы кызыбыз гына бер-ике тапкыр шалтыратып, вакыт юклыгына зарланды, имеш, өй, эш, ире. Улыма ничә тапкыр шалтыратсам да, трубкасын да алмады. Шушы көнгә кадәр шалтыратканы да юк, бер танышым аны йөри торган кызы белән кибеттә күргәнен, көлешкәннәрен һәм тәмлүшкәләр алганын әйтте, димәк исән-сау. Ә кечкенә кызыбыз, әти-әнисен күрергә кайту өчен укуын калдыра алмады.
Менә шулай итеп, өч балабыз була торып, берсенә дә кирәкмибез, картлык көнебездә ялгызыбыз калдык. Әле эшләргә хәлебездән килгәндә, аларга финанс яктан ярдәм иткәндә безнең белән аралаштылар.
Ә хәзер, безгә әз генә ярдәм кирәк булганда – балалардан җилләр исте. Ирем белән бер-беребезгә генә таянып яшәргә инде, безнең башка терәгебез юк булып чыкты... Менә шундый хәлләр...
Сәлам белән Фирдәвес, Яшел Үзән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев