Карт иргә дә яшь сөяркә кирәк
...Эчемне бушатасым, ир-атларга карата йөрәгемдә туган рәнҗүле дә, үкенүле дә хисләремне уртаклашасым килгәннән язам бу хатны. Психологлар да күңелеңнән алып ташлыйсың килгән нәрсәләрне кәгазьгә язарга куша бит...
Мин инде аптыраудан нишләргә белмим, эчем пошып бетте бөтенләй, эчтән кимерә башламагаем үземне дим. Кияүгә чыкканыма унтугыз ел була. Иремә тиздән алтмыш, ә миңа утыз җиде. Гаилә тормышыбызда ике кыз үстердек, берсенә унсигез, кечкенәсенә нибары бер яшь. Беренче карашка барысы да яхшы кебек, тыныч яшибез, ирем эшли, мин хуҗалык һәм балалар белән. Күптән түгел гаилә башлыгыбызның сөяркәсе барлыкка килгәнен белдем һәм бу яңалык мине чыгырымнан чыгарды.
Алдан да аны әүлия иде дип әйтә алмыйм, әмма мондыйны көтмәгән идем. Шуның озаклыгы бергә гомер итеп, без якын кешеләргә әверелдек һәм мин болай булыр дип уйламадым да. Ирем белән ачыктан-ачык сөйләшергә маташып карадым, тик ул барысын да кире кага, тигез урында проблема эзлисең, ди. Ләкин, мин бит моның хак икәнен беләм.
Телефонын карарга тырыштым, бар көченә этеп җибәрде һәм тавыш күтәрде. Шуңа да карамастан, мин тынычланмадым һәм аның номерына килгән шалтыратуларның распечаткасын сораттым. Анда ирем бик еш шалтыраткан билгесез номер бар иде.
Мин дә аны җыйдым, әмма үземнең кем булуымны белгертмәскә булдым. Әлбәттә инде, хатын-кыз тавышы җавап бирде, ачыкланганча – аның сөяркәсе, минем яшьтәш. Ул инде дүртенче тапкыр кияүдә, кызы бар.
«Сулга» йөрүен ире сизүдән бөтенләй курыкмый, бу аның проблемасы булачак, ди.
Миңа бик тә авыр булды, әмма ирем белән сөйләшергә көч таптым.
Ул котырынды һәм: «Син миңа вакыт бирсәң, бу мөнәсәбәтләрне үзем өзәр идем. Шушы мизгелдән үк сөяркәмнән китүемне таләп итәргә синең хокукың юк!» – дип акырды.
Ишеттегезме, минем иремнән тугрылык таләп итәргә хокукым юк икән! Утырып еладым. Ул инде олы кызыбыз тугач шулай хыянәт иткән иде, икенче кызыбыз тугач нәкъ шул хәл кабатлана. Аңардан бигрәк тә ярату һәм ярдәм кирәк булганда ул миңа кабат хыянәт итә.
Мин хәзерге вакытта декрет ялында, шуңа эшли алмыйм. Фатирыбыз ипотекага алынган һәм ул миңа рәсмиләштерелгән. Балага түләүләр тиздән бетә һәм гаиләне тәэмин итүдә ышаныч бер иремдә кала. Ә ул әйтерсең шуны белеп, тагын да күбрәк әрсезләнә һәм гыйшык-мыйшык уйнавын да туктатырга теләми. Скандал ясый һәм мине котыртып, әгәр теләсәм тагын бер сөяркә булдырам, ди. Балаларга теләсә ни кычкыра, бигрәк тә мине яклап, әтисен туры юлга бастырырга теләгән олысына ачуы чыгып, әллә нинди сүгенү сүзләре әйтә.
Үзем һәм балалар өчен обидно, ул үзен тотышы белән мине түбәнсетә. Аерылыша да алмыйм, чөнки финанс яктан аның белән бәйле. Үпкә-рәнҗешләремә дә карамастан, барыбер аны яратам кебек.
Ничек итеп аны яңадан гаиләгә кайтарырга? Киңәш бирегез, зинһар! Хатыны, балалары барлыгын исенә төшереп, ничек сөяркәсен ташлатырга? Әле мин аңардан никадәргә яшь, алай да читкә йөри, ә яшьтәшләренә өйләнгән ирләр нишли икән? Шаккатам үз иремә. Киңәшләрегезне көтеп калам. Хөрмәтле редакция, аларны «Әйтәм әле» рубрикасына бастырырсыз дип өметләнәм.
Киләчәктә бәхетле яшәргә өметләнүче якташыгыз И.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев