Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карпов исемендәге Осиново лицеенда район мәгариф хезмәткәрләренең еллык август конференциясе узды

Гадәттәгечә ул 1 сентябрь алдыннан үткәрелә. Яшел Үзән педагоглары узган уку елына йомгак ясады һәм яңа уку елына бурычлар билгеләде.

Конференциядә Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты. Очрашу алдыннан җыелганнарга лицейның иң яңа җиһазларын күрсәттеләр. Исегезгә төшерәбез, башлангыч мәктәп бинасы биредә 2019 елда төзелгән иде.

Шулай ук кунаклар өчен мәктәпкәчә учреждениеләрдән һәм өстәмә белем бирү үзәкләреннән иҗади күргәзмә әзерләнде.
2019-2020 уку елына нәтиҗәләр ясап, Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе башлыгы Рәисә Афанасьева, дистанцион уку режимында эшләүгә карамастан, быел районда бердәм дәүләт имтиханында 100 балл алган укучылар саны - 12 дип билгеләп үтте. 100 балл алган Яшел Үзән укучысы бер тапкыр 30 мең сум акча алачак, шундый ук премияне аларның укытучыларына да бирелә. БДИ өчен 200 балл җыйган балалар өстәмә 50 мең сум алачак.

Конференция барышында беренче сыйныф укучыларына "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика акциясе кысаларында яңа портфельләр тапшырдылар. Чараның кульминациясе педагогларны рәхмәт хатлары белән бүләкләү булды. ТАССРның 100 еллыгы мактау грамоталары һәм билгеләре белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев