Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Карашәм йолдызы

Язучының күңеле вә рухы серле була. Анысын шагыйрь үзе дә белмәскә мөмкин, әмма дә ата-бабадан килгән рух канда, күңел түрендә саклана һәм үзен бик яхшы күрсәтә дә. Фаил турында истәлек яза башлагач, туган ягым, борынгы бабаларым, Фаилнең әтисе, әнисе, 2013 елның маенда вафат булган абыйсы Шәүкәтләр искә төште. Аларның бишпочмаклы матур йортлары күз алдыма килде. Без бу йортта бик еш очраша идек...

Фаилне мин кечкенәдән беләм. Аларда уенчыклар күп иде, мин шулар белән уйнарга керә идем. Ул чакта әле Хафиз абый – әтиләре дә исән иде. Әмма ул, суык тиеп, бик тиз үлеп китте. Без ул вакытта кечкенәләр идек әле. Әмма Фаилнең әтисез калганын шәйләдек, кызгандык. Үсә төшкәч, еш кына аның абыйсы Шәүкәткә ияреп, урманга чикләвек, каен, кура җиләге җыярга йөри идек. Алпут кырына җир җиләге җыярга бара идек. Авылны чыккач та бик матур елга ага. Суы чиста, рәхәтләнеп коенабыз. Ни кызганыч, ул елгалар да кипте инде: Фаил су коенырга алай артык ыргылып тормый иде. Урман, яшел болынны ярата ул. Урманы да алар өеннән үк күренеп тора. Фаил үзе генә дә йөри. Берәр уйдык тапса, шауламый, мул итеп җыя да әнисе Гыйлем апага алып кайта, абыйсын сыйлый. Үзе генә булганда, күрше бакчасына кереп, кыяр-кишер белән дә туклана. Ипи юк иде бит инде. Җәй җиттеме, капчык-капчык какы, кузгалак, кычыткан вә алабутаны атлар кебек ашадык бит. Көз көннәрендә чикләвек, имән әкәләсе кебек әйберләрдән дә баш тартмыйбыз. Нигәдер ул елларда бәрәңге начар була иде. Вак кына сары бәрәңгеләр. Әти-әниләр ничек кенә җайлаганнардыр – барыбыз да үстек. Гыйлем апа да берүзе ике егет үстерде. Ничек авыр булганын үзе генә белгәндер инде мәрхүмә. Менә шушы вакытларда без – Фаил, абыйсы һәм мин – бик дус булып, өчәү безнең алма бакчасын саклыйбыз. Кичен клубтан кайтабыз да бакчадагы шалашка кереп чәй эчәбез, сөт, катык белән дә сыйланабыз. Безнең бит әти бар! Аз булса да, ризык пәйда була башлады. Әтиебез фронттан кайткач, бигрәк тә ул районда эшли башлагач. Әниебез Шәмсекамәр дә аларны бик ярата иде. Безгә барын да әзерләп куя. Алманың инде иң тәмлесен генә шатыр-шотыр китерәбез. Тешләребез – яшь бүренеке кебек! Ул елларда безнең бик сөтле сыерыбыз бар иде. Сөт, катык, каймак, эремчек мулдан. Без – «охранниклар» – бик тиз йокыга китәбез. Ә иртән, уянып китсәк, Фаил юк. Гел шулай. Ул инде алмалар җыеп, Гыйлем апаны сыйларга китеп өлгергән була. Без моңа бары тик шатлана гына идек инде. «Безнең малай барына да өлгерә», – дия торган иде абыйсы Шәүкәт. Нинди күңелле заманнар булган икән, әй! Тамак ач булса да, бик көр күңелле малайлар идек без. Байлыкка исебез китмәде – өмет белән яшәдек. Бөтен халык шулай эшләде, яшәде. Ата-ана балалар киләчәгенә өмет белән карады.

***

Балачагында Фаил үзе уйчан, үзе – мәзәк остасы иде. Хыялыйлыгы, үзенчәлекле фикере белән – башка. Кешеләргә артык кушылмыйча, моңсуланыбрак йөри иде кебек. Әйе, аның зур зәңгәр күзләрендә – күбрәк моңсулык, үзе әйтмешли, «бик сагындым, тургаем» дип язларны, кошларны ярату ята иде.

Рәмзи ВӘЛИ.
Карашәм-Казан

Тулы язма газетаның чәршәмбе санында (№36).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев