Караңгылык басты дөньяны...
Күңелләре сукыр булганнар сизмәделәр ләкин һич аны...
Төн килде дә... Кире китмәде.
Караңгылык басты дөньяны.
Күңелләре сукыр булганнар
Сизмәделәр ләкин һич аны.
Бугазлардан алды каралык,
Әллә дөнья бара таралып?!
Әмма ләкин, берни булмагандай
Ашап-эчеп ята бар халык.
Гавам өчен төн ни, көн ни ул? –
Утырганда шашып сыйланып.
Газизләре шәмдәй янганнар
Алалардыр бәлки уйланып...
Караңгылык йотты кемнедер,
Дәррәү сизмәгәнгә салыштык.
Мизгел тынычлыкта калу өчен
Туар таңны төнгә алыштык.
Караңгылык кемгә җитмәде,
Күзләрен дә кысып бәйләде.
Түрдәгеләр шәрә икәнен
Күңел күзе булган шәйләде.
Төн килде дә... Кире китмәде.
Төн артыннан төннәр актылар.
Соңгы йолдыз булып атыла
Күңелдәге соңгы яктылар...
Мөнир Вафин
Рәзилә Хәйретдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев