Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Каппель отряды Шырданга юл тота («Гражданнар сугышы ялкыны безнен якларда» язмасының дәвамы)

Һәрбер вагонның түбәсендә пулемет тора. Поезд составында шулай ук секре тариат, типография, телеграф станциясе, радиоузел, электр станциясе, автомобильләр гаражы, мунча, авиаотряд була. Поездда «В пути» дигән газета чыгып тора. Вязовойда 20 самолеттан торган авиаотряд та урнаша. Яңа гына формалашып килүче 5нче кызыл армиячеләр составында 1000ләп кеше була. Бу ярым анархист группалар, матрослар, обозчылар, типография эшчеләреннән торган 600 кешелек отряд. Боларын гади эшче кешеләр диеп әйтергә дә була.

Разведка вакытында Төрләмә стан ция сенең шартлатылганы, януы ачык лана. Станция янындагы тимер юл җимерелгән. Тимер юлда 3-4 төзек вагон күренә. Төрләмәдән чыгып киткән юлда 11 атлы кеше һәм бер арба була. Боларны самолет 800 метр биеклектән утка тота. Тегеләре кырга сибелә.
Полковник Вырыпаев узенең истә лекләрендә: «Төрләмә станциясен утка тотканнан соң, мин озакка тукталмыйча, Фельдманның 45 кылычлы отряды белән Свияжскига юл тотарга тиеш идем. Ярты сәгатьтән соң, безнең каршыга таба килүче бронепоезд күренде. Мин тиз генә батареяны авылдан ерак түгел (Олы Шырдан), чокырлы урынга, позициягә куйдым. 3 верст дистанциядән бронепоездны утка тота башладым. Ул тиздән туктады һәм пар болыты чыгарырга тотынды. Кызыллар вагоннардан төшеп тараканнар шикелле чәчелеп, качарга кереште. Ни өчендер аларның күбесе авыл ягына – безнең якка таба йөгерә башлады». Шушы хәлне кызыллар ягыннан В.Пут дигән кеше болай сурәтли:
«...рев военсовет «Свободная Россия» бронепоездын Идел флотилиясе моряклары белән акларга каршы җибәрде. Алар анда каппельчыларга тап булды. Бәрелеш башланды. Аклар бронепоездның чигенү юлын өзеп, алдан да, арттан да тимер юл рельсларын шартлатты. Әмма аның командасы камалыштан чыгып Свияжскига барып җитеп, тревога күтәрде».
Шушы вакыйгаларга бәйләнешле документларны өйрәнгәндә аптырап калам – кемгә генә ышанырга?! Һәр кеше үзенең каланчасыннан карап тәсфир итә. Кораллар, хәрби берәмлек составы, географик атамалар арасында аермалар күп.
Вырыпаев группасының пушкасы Олы Шырдан белән Кече Шырдан арасындагы чокырлар тирәсендә булган ахрысы, ә менә бронепоезд Малые Юрты тирәсендә тукталган. Бу вакытта Сәкел буенда Ачасыр кешеләре эшләп йөри. Марс Маликовичның әбиләре бронепоездны күрә һәм берникадәр вакыттан соң бик көчле шартлау тавышы ишетелә. Кешеләр куркудан Ачасырга таба юл ала. Тагын Вырыпаев истәлекләренә әйләнеп кайтыйк. Ул 1975 елны чыгарган мемуарларында горурлык белән болай яза: «Озак бармаган бәрелештән соң күпмедер моряк лар һәм бер комиссар пленга төште. Минем сугышчылар аларны авыл кырыенда атты һәм штыклар белән чәнчеп чыкты». Олы Шырдан укытучысы Гөлсинә Гайфуллина сузләренә караганда, көтүче малайлар әлеге ике авыл арасындагы чокырдан кеше сөякләре таба торган булган.
Пушкалардан атышу вакытында бронепоезддан атылган снаряд Әхли уллиннарның сараен җимереп ата. Снаряд кыйпылчыгы кечкенә кыз Зәйнәпнең башын яралый. Күп кешеләр атыш башлангач нәүрәпләренә төшеп кача. Кече Шырдан кешеләре әйберләрен төяп, хайваннарын куып, Олы Ачасырга кача башлый.
Көне буе туктаусыз марштан соң һәм бәрелешләрдән арып, аклар Олы Шырдан авылында ялга туктый. Алар Шырданда үзләрен тыйнак тота, кешеләрне рәнҗетми. Монда кунып калу аларның фаталь хаталары була. Алай гына да түгел, алдан планлаштырылган куну урынын бутау да үз ролен тискәре уйный. Вязовой янындагы берничә Шырдан авылы булу буталчыклыкка китерә. Шул ук кичне, төнне Вязовойга һөҗүм оештырган булсалар поселок, күпер, Троцкий алар кулында булган булыр иде. Бу фикерне хәрби белгечләр әйтә.
Кичке тугызлар тирәсендә Троцкий штабына күрше авыллардан аклар күренүе турында хәбәрләр килә башлый. 5нче армия штабының оператив бүлеге члены Григорий Хаханжян җитәкчелегендәге кызыллар Вязовойны оборонага әзерли.
Рөстәм Сәйфуллин.
Түбән Урысбага

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев