Капчыклап кына урлыйлар
Яшел Үзәндә ир-ат 1,5 млн сум салынган капчыкны урлаган.
Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Полициягә Яшел Үзәндәге компаниянең җитәкчелеге 1,5 млн сум акча салынган иминият капчыгы югалуы турында хәбәр иткән.
Урлауда фирмада эшләүче 35 яшьлек ир-атның катнашы булуы ачыкланган. Ир-атны тоткарлаганнар.
Шикләнелгән зат үз гаебен тулысынча таныган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районындагы тикшерү бүлеге «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Фото: 16.мвд.рф
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев