Кәнфит тә хәрам булырга мөмкин. Хәләл дару, тәм-томнар нинди була?
Хәзерге заманда ризыкка кытлык юк. Шөкер, кибет киштәләрендә төчесе дә, әчесе дә тулып ята. Әмма мөселманга ризык сатып алганда, аны ашаганда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ник дигәндә, тәмле дип ашаган кәнфитләр дә хак дин тарафдары өчен хәрам булырга мөмкин. Шоколад, тәм—томнар мөселман өчен тыелган ризыкмы? Хәләл дару нинди була? Мөселманга төнәтмәләр эчәргә ярыймы?
Шушы һәм башка сорауларга Артур хәзрәт Габдуллин җавап бирде.
– Хәзрәт, сер түгел кайбер кәнфитләрне, тортларны, шоколадларны спирт кушып ясыйлар. Шәригать буенча карасак, болар мөселман өчен тыелган ризык саналадыр?
– Беренчедән, мондый ризыкларны ике төргә бүләләр. Беренче төр: әлеге ризыкларга спирт кушыла һәм ул әлеге ризыкта булган башка компонентлар белән буталып, үзенең исертү үзлеген, исен, тәмен югалта. Бу ризыкларны ашап, кеше исермәсә, аларны кулланырга ярый дигән сүз.
Пәйгамбәребез (с.г.в): «Күп күләмдә исертә торган нәрсә аз күләмдә булганда да хәрам». Әйтик, 10 шешә хәмер эчсәң дә, 1 шешә эчсәң дә – бу тыелган!
Икенче төр: санап үткән ризыкларга хәмерне күп кушалар һәм алкоголь исен, тәмен, үзлекләрен саклап кала. «Конфеты с коньяком», «конфеты с ликером» дип язалар бит әле. Андый кәнфитләрдән алкоголь тәме ачык сизелә. Мондый ризык тыелган.
– Даруларның составында да спирт очрый. Корвалол, валокордин ише дарулардан баш тарта алмаган кешеләргә нишләргә соң инде? Аларны эчәргә ярамый булып чыгамы?
– Бу даруларда спирт күпме өлешне алып тора – шуңа игътибар итәргә кирәк. Спирт әлеге даруда күп түгел һәм бу даруны эчкәч, кеше аны күп күләмдә эчеп тә, исерми икән, аны кулланырга рөхсәт. Шунысын искәртик: спирт даруның бер компоненты булырга тиеш. Әгәр дә спирт даруның зур өлешен алып тора һәм аны эчкәч, кеше исерсә, бу дару мөселманга тыела.
– Дару үләннәрен җыеп, спиртка салып, төнәтеп кую гадәте дә бар халыкта. Төнәтмәләрне сыларга, ышкырга, эчәргә шулай ук тыеламы?
– Төнәтмәләрне эчү тыела. Чөнки монда спирт – даруның төп компоненты. Спирт бу очракта үзенең үзлекләрен югалтмый бит. Ләкин тәнгә сыларга, ышкырга ярый.
– Хәләл дару нинди дару була? Аның составында нәрсәләр булмаска тиеш?
– Даруларны җитештергән вакытта мөселманнар өчен рөхсәт ителмәгән компонентларны кулланырга мөмкиннәр. Әйтик, дуңгызның кайбер өлешләрен (мәсәлән, желатин, каны). Мөселманнар өчен тыелган башка хайваннарның компонентлары да булмаска тиеш даруда. Буягыч матдәләр кушалар. Аларның да күп төре мөселманнарга хәрам.
Шуңа күрә мөселманнар дару сатып алганда составын карарга тиеш. Безнең өчен үләннәрдә, җимешләрдә дә дәва бар. Тмин мае турында да онытмыйк. Пәйгамбәребез (с.г.в.), үлемнән башка барлык чирләрдән дә дәва шунда, дип искәртә.
– Коръән ашларында, мәҗлесләрдә өстәлләргә кәнфит куялар. Аның составында ром, коньяк булырга мөмкин бит. Андый очракта мәҗлеснең мәгънәсе каламы соң? Табын хәләл булуыннан туктый ләбаса…
– Табынның хәләллеге кәнфит белән генә чикләнми. Мәсәлән, бик еш кына табындагы салатларга краб таякчыгын кушалар. Ул шулай ук мөселманнар өчен тыелган. Краб таякчыгында краб ите юк. Ә өстендәге кызыл төсе – кармин дигән матдә ул. Кармин мөселманнар өчен тыелган.
Табынга чыгачак итнең дә хәләллеген кайгыртырга тиеш халык. Кибеткә барып, дуңгыз ите түгел бит әле дип, тавык, үгез итен сайлап кына эш бетми. Ит «бисмилләһ» дип чалынган, хәләл булырга тиеш! Казылыкларны да «мусульманская» дигән язуына гына алданып сатып аласы түгел. Хәләллеген раслаган махсус билгесенә игътибар итәргә кирәк.
Кәнфитләргә дә кагыла бу. Хәмер, хәрам ризыклар булган табында мөселман кешесе утырырга тиеш түгел.
Чулпан Галимова, Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев