Канда тимер ник кими? Табиб-гематолог фикере
Россиядә яшәүчеләрнең 16 проценты кандагы гемоглобинның түбән булуыннан (анемия) интегә. Ул, нигездә, организмга тимер җитмәү аркасында килеп чыга, ди белгечләр. Көндәлек тормышыбызда анемиягә бәйле уйдырмаларны да еш ишетергә туры килә.
Табиб-гематолог, гемостазиолог Диләрә Биктимерова иң еш ишетергә туры килгән уйдырмаларга ачыклык кертте.
1нче уйдырма. Кешедә анемия барлыгы ачыкланган икән, аңа гомер буе организмны тимер белән баета торган дару эчеп торырга туры киләчәк. Кандагы гемоглобин күләме кимү организмга тимер җитмәү аркасында гына булмаска да мөмкин. Шуңа күрә анемия вакытында дару эчәр алдыннан иң элек ферритинны, трансферринны (кан плазмасында тимер йөртүче төп аксым) тикшертергә кирәк.
2нче уйдырма. Дарудагы тимер дозасы зуррак булган саен, тимер запасы да шулкадәр тизрәк туплана. Тимергә кытлыкны бетерү өчен организмга көненә 40–80 мг тимер керергә тиеш. Аның дозасын арттырган саен, организмдагы тимер запасы артмый. Киресенчә, тискәре йогынтысы гына булырга мөмкин. Организмны тимер белән баета торган даруны көнгә берничә тапкыр эчүдән дә файда юк. Ник дигәндә, тимер канга сеңгәндә аның эчәклеккә сеңүен начарайта торган гепсидин дигән гормон да арта. Шуңа күрә, ул кимергә өлгерсен өчен, тимергә бай даруларны көнгә бер яки ике көнгә бер мәртәбә генә эчәргә кирәк.
3нче уйдырма. Гемоглобин күләме нормага кадәр күтәрелгәч, даруларны эчмәсәң дә була. Даруны эчүне вакытыннан алда туктату аркасында кешенең хәле авыраерга мөмкин. Гемоглобин күтәрелде дип кенә тынычланырга ярамый. Организмдагы тимер запасын да кайгыртырга кирәк. Моның өчен гемоглобинның гына түгел, ферритинның да нормада булуы шарт.
4нче уйдырма. Ферритин күләме гәүдә авырлыгы белән тәңгәл булырга тиеш. Бу сүз дөреслеккә туры килми. Әйтик, баланың гәүдә авырлыгы 10 килограмм икән, аның канындагы ферритин күләме 10 нг/мл гына була алмый бит инде. Мондый дәрәҗәдәге ферритин белән йөргән баланың организмы тимергә дә кытлык кичерәчәк. Өлкәннәр өчен ферритинның минималь күләме – 30 нг/мл.
5нче уйдырма. Организм тимергә кытлык кичергәндә, БАДлар даруга караганда яхшырак булыша.
БАД – ахыргача тикшерелмәгән препарат. Аларның ни дәрәҗәдә файдалы яки зыянлы икәнен дә тәгаен генә әйтеп булмый. Аннары БАД составындагы тимер күләме тимергә кытлыкны капларлык дәрәҗәдә түгел.
6нчы уйдырма. Анемиядән дөрес туклану ярдәмендә генә дә котылып була. Тимергә кытлыкны дарулардан башка гына бетереп булмый. Киресенчә, туклану ярдәмендә кайчак хәлне тагын да мөшкелләндерергә генә мөмкин. Анемия вакытында ничек тукланырга?
Ашарга ярый: йомырка, майсыз ит, кош ите, майсыз диңгез балыгы, солы, карабодай, ясмык боткасы, икра, җиләк-җимеш, яшелчә, иске ипи, яшеллек.
Ашарга ярамый: каты кара чәй, каһвә, сөт, яңа пешкән ипи, пирожное, шоколад, фастфуд, майлы, ысланган, тозлы, ачы ризыклар.
Динә Гыйлаҗиева
vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев