Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Кан тамырларын чистартуның 4 ысулы

Кан тамырлары пычрану - хәзерге экологик яктан куркыныч заманның зур мәсьәләсе булып тора. Чөнки ашаган ризыгыбызның нәрсәдән ясалганын да белеп булмый. Кул астыбызда булган файдалы продуктлар ярдәмендә кан тамырларыбызга бераз булса да ярдәм итеп җибәрүнең зыяны булмастыр, мөгаен.

→150 мл кайнаган суга ярты лимон согы һәм 1 чәй кашыгы балны кушып болгатыгыз һәм йокларга ятар алдыннан эчегез.

→иттарткычтан чыгартылган яки блендер ярдәмендә изелгән күрәгә, әстерхан чикләвеге, йөзем, кара җимеш, лимон цедрасы һәм балны бергә кушып болгатыгыз. Пропорциясен үзегез теләгәнчә алыгыз. Әлеге массаны 1 ай дәвамында ашаганнан соң кабул итәргә кирәк. Бу бик шәп профилактика булачак һәм кан тамырларын ныгытачак.

→һәр көн 2-3 тырнак сарымсак ашагыз. Аның исен әз генә петрушка яки лимон ашап бетереп була.

→2 тырнак сарымсак, 1 аш кашыгы үсемлек мае һәм туралган әстерхан чикләвеген бик яхшылап болгатыгыз. Әлеге массаны ипигә ягып ашагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев