Камада югалган яшүсмерләрне эзләүдә 70 кеше катнаша.
Элегрәк эзләүчеләр кызның кроссовкаларын тапкан иде.
Төнлә моторлы көймәдә йөзеп киткән Кирилл Годков һәм Виктория Сычеваны эзләгәндә 70 кеше һәм 18 йөзү чарасы катнаша, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.
"Барлыгы якынча 70 кеше, 18 йөзү чарасы, авария-коткару автомобиле һәм квадроцикл җәлеп ителгән", - дип ачыклык кертәләр матбугат хезмәтендә.
Яшүсмерләр 22 августта Татарстанның Алабуга районы Кама акваториясендә югалган. Аларның кәрәзле телефоннары шалтыратуларны тотмый. Эзләүчеләр кызның кроссовкаларын тапканнар. Аларны агым ярга чыгарган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев