Каләмебез үткен һәм очлы булсын! Кадерле коллегаларым!
Чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Матбугат көне белән тәбрик итәм!
Без журналистлар – барыбыз да төрле, шаян һәм җитди, сарказмлы һәм романтик... тик безне сүзгә мәхәббәт һәм вакыйгалар үзәгендә кайнау берләштерә.
Безнең хезмәтебез халыкка кирәкле дип, ихластан ышанып әйтә алам. Бу хакта редакциягә килгән хатлар һәм күпсанлы шалтыратулар сөйли. Әйе, бүгенге көндә дә хат язучы укучыларыбыз бар әле дип, шатланып иҗат итәбез.
Басма сүз бөек көчкә ия ул, аңа дөрес форма биреп, эш итә белергә генә кирәк. Нәкъ менә сез, кадерле хезмәттәшләрем, бу эшне шулай тиешенчә, җиренә җиткереп башкарасыз. Сез һәрвакыт барган вакыйгаларның башында торасыз, актуаль язмалар иҗат итәсез, чөнки журналистика – ул һөнәр түгел, ә омтылыш, фикерләү сәләте, яшәү рәвеше.
Шулай ук, матбугат көне белән газета укучыларыбызны да котлыйсым килә, чөнки без нәкъ менә сезнең өчен эшлибез: мәкаләләр язабыз, сорауларга җавап эзлибез, кайвакыт хакимият белән каршылыкка керәбез, әмма гадел булырга тырышабыз. Безнең белән булганыгыз өчен, рәхмәт сезгә, тугры укучыларыбыз!
Барлык коллегаларымны, редакция нең ветеран хезмәттәшләрен, штаттан тыш хәбәрчеләрен бәйрәм белән котлыйм, барчагызга да гаилә бәхете, тыныч-имин тормыш насыйп булсын. Матбугат битләре аша укучыларыбызга хезмәт итүче журналистларга гаделлек, объективлык, игътибарлылык һәм иминлек телим. Сезгә мәгълүмати сәбәпләр очрап торсын, ә һөнәри юлыгызда сезне ышанычлы хезмәттәшләр, дуслар озата барсын!
Журналист сүзе игелеккә һәм иҗатка хезмәт итсен!
Хөрмәт вә ихтирам белән,
Илсөя Завилейская.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев