Кайда керәсе җиңелрәк, җәннәткәме яисә тәмүгкамы?
Дуслар! Хәтерләсәгез, Мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин халыкка мөрәҗәгать итеп сорау биргән иде: кайда керәсе җиңелрәк, җәннәткәме яисә тәмүгкамы?
Сораштыруда җаваплар шулайрак:
Җәннәткә дип 45% укучыбыз җавап бирде
Тәмүгка дип - 55%
Хәзрәт җавабын соңрак урнаштырырбыз дип вәгъдә иткән идек һәм менә рәхим итеп укыгыз👇👇
Мөфтинең җавабы:
Барга барганда акча кирәк, ә намаз - бушлай, спиртлы эчемлек сатып алганда акча кирәк, ә ураза - бушлай, дискотекага, кинога барганда акча кирәк, ә мәчеткә керү - бушлай. Бер Бисмиллаһ - сүзен әйткәндә дә 90 савап җыябыз.
- Димәк, җәннәткә керү җиңелрәк, җәмәгать, - диде Хәзрәт!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев