Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Яшәеш

Кайда ярату бар – өебез шунда (гыйбрәт)

Берәүләрнең тырыш һәм эш сөючән бердәнбер уллары булган. Ул үскәч, әтисе аңа бай кәләш тапкан. – Кадерлеләрем, кирәк түгел миңа сезнең кәләшегез, – дип килешмәгән ул. – Ул гаугалы, ызгыш ярата һәм бернәрсә дә кулыннан килми. Мин уңган, ачык күңелле кызны яратам һәм аңа өйләнергә телим. – Кем инде ул? – Безнең хезмәтчебез...

...Аның нинди ягымлы һәм чибәр икәнен, ничек таңнан төнгәчә эшләвен күрмисезмени сез? – дип җавап биргән угыл.
Әти-әнисе ачуланган. Алар бай булган һәм тагын да баерак буласылары килгән. Хезмәтче кызны куганнар, әмма егет кызны онытмаган. Әтисе улына әйткән:
– Әгәр дә ярлы кызга өйләнергә теләсәң, өйдән чыгып кит. Мин сиңа бернәрсә бирмим, – дигән.
– Бу бәла түгел, әти. Иң мөһиме – мәхәббәт, – дип җавап биргән улы һәм чыгып киткән.
Яшьләр бер-берсе өчен җаннарын бүлеп бирерлек итеп, бик матур яши башлаган. Бервакыт улын күрәсе килеп, әнисе аларга килгән. Бер көн кунак булганнан соң:
– Улым, өйдә без көн саен бәлеш ашый идек, ә сездә арыш ипие генә. Өйдә син мамык ястыкта гына йоклый идең, ә монда саламда. Шул ошыймы инде сиңа?
– Кеше кайда ярата – аның өе шунда, – дип җавап биргән улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев