Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кагыйдә үтәү прививканы алмаштыра

Ел саен җир йөзендә меңәрләгән кеше ВИЧ-инфекциядән үлә.

Коронавирус инфекциясе таралу чорында без ВИЧ-инфекция турында бөтенләй онытып җибәрдек.

Чыннан да, COVID-19 җитди һәм бик йогышлы авыру, тик күпчелек очракта кешеләр аңардан терелә, ә менә дәваланмый торган, хроник йогышлы авыру – ВИЧ-инфекция турында алай дип әйтеп булмый. Саклану кагыйдәләрен үтәмәсәң, зарарлану куркынычы зур, ә югалтулар күп. 2019 елда гына да Россиядә ВИЧ-инфекцияле 33577 кеше үлгән.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары буенча, ел саен майның һәр өченче якшәмбесе СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне буларак билгеләнә. 2020 елда бу көн «Без ВИЧ/СПИДның сиңа кагылмавын телибез!» девизы астында уза.

Искә алу көне чараларының максаты булып, үлгәннәрне искә алу гына түгел, ә ВИЧ-инфекция куркынычы факторларын ачыклау, социаль яклау һәм аны йоктыручыларга психологик ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирү, халыкның, хакимиятнең һәм җәмгыятьнең игътибарын әлеге проблемага җәлеп итү тора.
Әлеге искә алу көне уңаеннан без Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы районнарында «Татарстан Респуб ликасы гигиена һәм эпидемиология үзәге» сәламәтлек саклау федераль бюджет учреждениесе филиалының гомуми гигиена табибы Надежда Костюк белән сөйләштек.

– Надежда Александровна, Россиядә әлеге инфекция белән ничә кеше теркәлгән?
– Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының СПИДка каршы профилактика һәм көрәш буенча федераль үзәге мәгълүматлары буенча, 2020 ел башына Россиядә ВИЧ-инфекция белән 1 068 839 кеше яшәве билгеле. Мондый очраклар Россиянең барлык төбәкләрендә дә теркәлгән. Соңгы елларда бу инфекция өлкән яшьтәгеләрдә дә табыла башлады. 2019 елда мондый диагноз 30-50 яшьлек авыруларның 71 процентына куелды.
ВИЧ-инфекция хәзер бөтен халык проблемасына әверелеп, наркотикларга бәйле булудан туктады. 2019 елда беренче тапкыр ачыкланган авыруларның яртысыннан күбрәге гетеросексуаль (62,7%), 2,5 проценты гомосексуаль мөнәсәбәтләргә, ә 33,6 проценты гына наркоманнарга туры килә.

–Республикада һәм безнең ра йонда бу инфекция буенча хәлләр ничек тора?
–Татарстан Республикасында 2020 елның 14 маена ВИЧ-инфекция нең 25449 очрагы теркәлгән. Барлыгы 6915 кеше үлгән, шул исәптән ВИЧ-инфекция белән - 2261 кеше. Агымдагы елның 4 ае эчендә респуб ликада ВИЧ 358 кешедә ачыкланды. ВИЧ-инфекция очраклары Татарстан Республикасының барлык районнарында да бар.
Яшел Үзән районы һәм шәһәрендә 2020 елның дүрт аенда бу инфекциянең 14 яңа очрагы теркәлде. Агымдагы елның 1 маена иммунодефицит вирусын йоктырган 666 кеше исәптә тора. Авырулар арасында иң күбе 30-39 яшьлекләргә туры килә. ВИЧны йөртүчеләрнең барысы да, диярлек, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать иткәндә ачыклана. Вирусны, нигездә, җенси юл белән һәм наркоманнар наркотикларны кан тамырына ясаганда йоктыралар.

– Бу куркыныч авыруны йоктыр мас өчен нәрсәләрне белү мөһим?
– ВИЧ-инфекция кан аша, күп очракта стериль булмаган инъекция ясау инструментлары кулланганда, тәртипсез җенси мөнәсәбәтләргә кергәндә, авыру ана бала тапканда, күкрәк белән бала имезгәндә йогарга мөмкин.
ВИЧ көнкүреш юлы белән, кул бирешкәндә, үбешкәндә һәм кочаклашканда, савыт-саба һәм гомуми бәдрәф, бассейн, мунча, сауна аша, бөҗәк теш ләгәндә, азык-төлек аша йокмый.

ВИЧ-инфекциядән прививка юк!
ВИЧ-инфекция йоктырудан саклану кагыйдәләрен белергә һәм кулланырга кирәк, алар «ВИЧ-инфекциядән прививка» булачак:

  • наркотиклар кулланмаска;
  • иртә җенси мөнәсәбәтләргә кермәскә;
  • үз партнерыңа тугрылыкны сакларга, гаилә кыйммәтләрен хөрмәт итәргә;
  • җенси мөнәсәбәтләргә кергәндә контрацептивлар кулланырга;
  • шәхси гигиена әйберләреннән файдаланырга;
  • төрле манипуляцияләрне (колак тиштерү, татуировка ясау) бары тик махсус учреждениеләрдә генә ясатыр га кирәк.


ВИЧ-инфекция озак вакыт үз симптомнарын күрсәтми һәм пациентлар инфекция йоктыруларын белмәскә мөмкин. Лаборатор тест кына авыруны ачыкларга һәм вакытында дәвалый башларга мөмкинлек бирә.

Россия Федерациясе гражданнары ВИЧ-инфекциягә ирекле һәм бушлай рәвештә яшәү урыны буенча по лик линикаларда тикшеренә ала, шулай ук, СПИДны профилактикалау һәм аңа каршы көрәш үзәкләрендә аноним тикшерү узу мөмкинлеге дә бар.
Әгәр диагноз куелган булса, ВИЧ-инфекцияле кешеләр бушлай дәвалана. Дәвалану кешеләргә сәламәт балалар тудырырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев