Кафиямне бер күрәсе иде...
Без кечкенә чакта, әти юклыктан бигрәк, ипи булмау авыр, дия идек. Аны, әти булса, без дә ипи ашар идек, дип әйтәсе калган да бит... Күзләребез бары икмәктә булган, туйганчы ашыйсы килгән.
Әтиләре сугыштан кайтканнар алтын бишекле иде шул, ак күмәч ашый иделәр. Ә без черек бәрәңге җыеп кайта идек тә, мич кызуында сылап куеп, пешерә идек. Әле ярый бәрәңге булды. Умач уып, шулпа ясадык. Әни уылган бәрәңгегә он кушып, күмәч пешерә дә, безгә мәктәпкә җибәрә иде. Сыерыбыз булса да, аның сөте, мае түләүгә китеп барды. Тавык йомыркасы да исәптә, әле туган бозауны, бәрәннәрне язып чыгып китәләр. Бәрәннәрне идән астында яшереп саклавыбыз истә калган.
Бервакыт, авылның бер ничә кешесе заемга кул куйдырырга керде. Әни бичара ике ятим бала арасында, хөкем ителгән кеше сыман, калтырап тора. Шунда берсе – Ярхәм абый Әвхәтов:
«Сез теләсә ни әйтегез, мин монда тора алмыйм», – дип чыгып китте. Аның артыннан башкалар да иярде. Ул елны без заем налогы түләмәдек. Тагын бер сөенчебез булды – бер елны әни сыерга бераз салам юнәтә алгач, апаның: «Әни, хәзер еламыйсыңмы?» – дип сораганы хәтердә.
Мәктәптән кайтабыз да, терлекләргә зәрдә җыярга чыгып йөгерәбез. Ә кыш көне – утын кирәк, анда да урман каравылчысы күрсә, харап, җыйган чыбык-чабыгыңны алып кала, бавыңны кисә, җәен арбаның күчәрен алып кала.
Мәктәбебез 7 еллык иде. Анда безне җаны-тәне белән үз эшенә тугры булган укытучылар укытты. Шулай да, кышын укулар бик авыр иде. Салкында яза алмый утырган истә. Мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамласам да, Норлатта укуны дәвам итә алмадым. Әлеге дә баягы хәерчелек: ни өскә кияргә юк, ни аякка. Авылда яшелчәчелеккә эшкә кердем.
Инде сугыш та бетте, әтиебез генә кайтмады. Тормыш та җиңеләймәде. Апа белән икәү сугыштан кайтучылардан, безнең әтине күрмәдегезме дип, сорап йөрүебез истә калган. Ә ул 1941 елны ук һәлак булган икән.
«Ленинградта корал саклыйбыз», – дигән бер хаты гына килеп калган аның. Хатында апа турында бик сорашкан. «Кафиямне бер күрәсе иде, агач яфраклары Кафиямнең чәчләре кебек җилфердиләр», - дигән.
Китәм инде, китәм инде,
Ленинград аркылы.
Өстемдәге аклы күлмәк –
Кәфен булыр, ахыры.
Китәм инде, китәм инде,
Ленинград аркылы.
Кафиямне күрә алмыйча,
үләм инде, ахыры.
Сугышка киткәндә дә әти, ападан аерыла алмыйча, елый-елый киткән. Кафиям ашарга сорап керсә, бирмичә чыгармагыз, дип күршеләргә дә әйтеп калдырган. Апаны бик яраткан. Мин кечкенә, җитмәсә авыру булганмын. Әби сөйләгән бер вакыйга истә, миңа шешә белән сөт биргәннәр, ә ул әчегән, әти шуны күргәч, әбине ачуланган.
Сугыштан соңгы тормыш бик авыр иде. Әле ярый Мөнирә апа белән Хәлил җизни булды, алар безгә бик булышты. Җизни безне аеруча якын итә иде. Сушгыштан соң ул колхозда агроном булып эшләде. 1963 елда без өй салып кердек. Хәлил абый яңгыр дип тә, пычрак дип тә тормады. Урманга агач алырга трактор белән үзе китте. Аңа Аллаһының олы рәхмәте яусын, урыны җәннәтнең түрендә булсын иде, раббем. Минем бар теләгем, сугышлар гына булмасын, кайгы хәсрәт килмәсен, дөньябыз тыныч булсын иде, амин.
Сания Әхмәтшина. Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев