Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадрлар барысын да хәл итәрме?

Сәламәтлек саклау ѳлкәсенә катнашы булмаган бер кеше дә юк. Дѳньяга аваз салганнан алып бакыйлыкка күчкәнче медицинага бәйле ул. Шуңа күрә бу ѳлкәнең таләпләргә җавап бирүе, халыкның бѳтен категориясе ихтыяҗына туры килүе бик мѳһим.

Ә менә Яшел Үзән медицинасы халыкны канәгатьләндерәме? Поликлиника яисә дәваханә ишеген ачып кергән авыруларны ачык йѳз белән каршы алалармы? Сыйфатлы ярдәм күрсәтеләме? Сораулар күп. Бу темага аз-маз ачыклык кертү ѳчен Яшел Үзәндә уздырылган соңгы социологик сораштыру нәтиҗәсенә күз ату да җитә. Аның барышында 20 проблема күтәрелгән. Катнашучылар торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр күтәрелүне беренче урынга куйган. Сәламәтлек саклау проблемасы үсеше – икенче урында. 
– Шәһәрдә һәм районда сәламәтлек саклауга кагылышлы  проблемалар күп  тѳрле, – дип аңлата район башлыгы Александр Тыгин. – Авылларда, мәсәлән,  табибларга дәгъвалар бѳтенләй юк, ә медицина объектлары торышына – бар. Шәһәрдә, киресенчә, халык медицина кадрлары белән канәгать түгел. Белгечләр җитмәүгә, яисә табиб кабул итүләренең оешкан тѳстә алып барылмавына, дорфа мѳнәсәбәткә дәгъва белдерә. Минемчә, безгә хәзер бар булган кадрларны саклап калуны бурыч итеп куярга кирәк. Һәр докторны. Әмма бу, белгеч үз эшен сыйфатсыз үти алачак, дигән сүз түгел.  
Яшел үзәнлеләрне борчыган тѳп проблемаларның берсе – медицина хезмәтләренең сыйфатсыз күрсәтелүе.  Моны медиклар кадрлар җитмәүгә бәйли.  Яшел Үзән район үзәк дәваханәсенең баш табибы Татьяна Сабурская хисап чыгышында кадрлар дефицитын туктата алмауларын ачыктан-ачык белдерә.
Район сәламәтлек саклау   учреждениеләрендә 2491 хезмәткәр эшли. Шуларның 387се – табиблар, 1308е – урта медицина персоналы. Кадрлар белән тәэмин ителеш 2018 елда  59дан 62,5 процент артса да, ул  пенсия яисә пенсия алды яшендәгеләр  исәбенә мѳмкин булган. Бүген районга 126 табиб таләп ителә.  

Халык «картая»
Районда яшәгән  165 меңнән артык кешенең  яртысыннан артыгын хатын-кызлар тәшкил итә. Ѳлкән яшьтәгеләр саны 3 процентка арткан. 

Уртача гомер озынлыгы – 72,2 яшь. 
Ир-атларның – 67, 
ә хатын-кызларның  78 яшь.  
2018 елда 1746 бала туып, 
ул 2017 елдан 1,5 процентка күбрәк. 
2230 кеше үлгән. 

Нинди авырудан үләләр?
Яшел Үзәндә республикадагы кебек кан әйләнеше системасы авырулары беренче урында тора. Аннан соң онкология һәм бәхетсезлек очрак­лары бара.
Эшкә сәләтле яшьтәгеләр арасында үлем-китем сәбәпләре структурасы түбәндәгечә:  беренче урында – кан әйләнеше системасы авырулары, икенче урында – бәхетсезлек очрак­лары, аннан соң  онкология.
Кан тамырлары авырулары үзәге зур киеренкелек белән эшли. Койкалар җитми. Шул сәбәпле министрлык­ка койкалар санын арттыруны сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Неврологлар җитмәү зур проблема булып тора. Кардиологлар һәм педиатрлар  белән дә шундый ук хәл күзәтелә. 
 

Рәсемдә: Шәфкать туташы Ирина Бурдина Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Марат Хәялетдинов фотосы.

Ту язма газетаның чәршәмбе санында (№19).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев