Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле яшел үзәнлеләр! Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре!

Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

9 май – һәрберебез өчен изге дата, чөнки Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән кешеләрне искә алабыз.
Кызганыч, ветераннарыбызның сафы сирәгәя, аларның һәркайсы – тарихның, халкыбызның батырлыгы, фидакарьлеге һәм Ватанга туг рылыгы шаһиты.
Кадерле ветераннар! Сез коточкыч сынаулар аша, ут һәм үлем аша үттегез, кешелек дөньясын фашист җәберләүләреннән коткардыгыз. Бөек батырлыгыгыз өчен баш иябез!
Бу бәйрәм көннәрендә бөтен борчулар артта калсын, һәр йортка якты кәеф керсен һәм халкыбызның үлемсез батырлыгы турындагы хәтер илебезнең барлык буын патриотларының йөрәкләрен җылытсын. Чын күңелдән сәламәтлек, озын һәм тыныч тормыш, күңел җылысы, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын телибез! Күкләребез аяз, ил-көннәребез тыныч булсын! Җиңү көне белән!

Евгений Жирков,
«ЗКПБ» АҖ генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев