Кадерле хатын-кызларыбыз! Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!
Гүзәл затлар гасырлар дәвамында матурлык, зирәклек һәм миһербанлык алиһәсе булып санала.
Сез кайсы өлкәдә генә эшләсәгез дә, бөек үрләр яулыйсыз, иҗтимагый тормышта актив катнашырга вакыт табасыз. Предприятиебезнең уңышы – сезнең дә уңыш ул.
Гаиләләрегездә һәрвакыт аңлашу, муллык һәм мәхәббәт хакимлек итсен, киләсе көнгә ышаныч сезне ташламасын, хыял-өметләрегез тормышка ашсын! Күңелегездә һәрвакыт яз, йөзләрегездә елмаю булсын! Бәхетле булыгыз!
Лариса Гордеева,
«Яшел Үзән икмәк комбинаты» директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев