Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле хатын-кызлар! «Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!

Бу бәйрәм үзенең сәяси серен күптән югалтты һәм ул матурлык, мәхәббәт һәм язның гәүдәләнеше булып тора.

Хатын-кызлар иҗтимагый, икътисади, социаль тормышта икенче рольне уйнаган заманнар артта калды. Бүген кешелекнең гүзәл вәкилләренең яртысы үзләренең интеллектуаль һәм иҗади потенциалын тормышка ашырып, җәмгыятебезнең барлык өлкәләрендә зур уңышларга ирешә. Язгы кояш озын кыштан соң салкын җирне җылыткан кебек, хатын-кызлар да күңел нуры һәм яктысы, кайгыртучанлыгы, назы белән гаилә учагын җылыта, иң кырыс ир-ат йөрәген дә йомшарта ала. Сезнең ярдәм белән, кадерле хатын-кызлар, безнең мәңгелек кыйммәтләребез - мәхәббәт, гаилә, тугрылык - какшамас булып кала бирә. Сезгә катлаулы бурычлар да буйсына, сезнең белән теләсә нинди кыенлыклар да җиңелрәк уза, сез безне яңа җиңүләргә илһамландырасыз.
Хатын-кыз һәрвакыт матурлык, ана кайгыртуын һәм тынычлык образын гәүдәләндерә. Бүген дә безнең иминлегебез элеккегечә нәкъ менә сезнең тормыш зирәклегегез, сизгерлегегез һәм хезмәт сөючәнлегегезгә бәйле. Бүген барлык ир-атлар үзләренең хатыннарына, әниләренә, әбиләренә, апаларына, сеңелләренә, кызларына, хезмәттәшләренә чын күңелдән рәхмәт әйтеп, соклануын һәм ихтирамын белдерә. Хөрмәтле хатын-кыз сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә, өлкән буын хатын-кызларына аерым рәхмәт һәм сезнең алда баш иябез.
Сөекле ханымнар, сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, мәхәббәт, бәхет, шатлык, аңлау һәм теләктәшлек, үз-үзегезгә ышаныч телим! Язгы табигать уянуы тормышыгызга яңа хисләр һәм якты тәэсирләр алып килсен, ә сезнең кабатланмас һәм искиткеч булуыгыз әйләнә-тирәдәгеләр өчен бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы булып калсын! Кояшлы кәеф, күңелле сюрпризлар һәм тормышыгызда яхшы үзгәрешләр телим!

Ренат Мистахов,
«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе» акционерлык җәмгыяте генераль директоры 

Михаил Подгорнов,
«Ак Барс» Суднолар төзү Корпорациясе»  акционерлык җәмгыяте профсоюзлар  ассоциациясе рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев