Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм яшел үзәнлеләр!

1945 елның 9 мае... Бу дата бездән һаман ераклаша бара. Вакыт уза, буыннар алмашына, әмма 9 Май – Җиңү көне илебезнең төп бәйрәмнәренең берсе булып кала.

Сезне Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм! Бу бәйрәм батырлык һәм Җирдә тынычлыкны саклаган халыкның тиңдәшсез кыюлыгы символы буларак мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак. Бөек Ватан сугышы геройлары арасында безнең якташларыбыз да күп. Ни кызганыч, вакыт узу белән сугышта һәм тылда Җиңүне якынайтучылар саны кими бара. Зур батырлык күрсәтеп, сугыш сынауларын үткән һәркемгә рәхмәтлебез һәм түбәнчелек белән алдыгызда баш иябез.
Чын күңелдән Сезгә нык сәламәтлек һәм бәхет телим! Туганнарыгыз һәм якыннарыгызның кайгыртучанлыгын тоеп, аларның игелеген күреп, мул тормышта яшәргә насыйп булсын. Бәйрәм белән! Җиңү көне белән!

Әүфәр Галиев,
«Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты»
акционерлык җәмгыятенең генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев