– Кадер кичендә кешенең бер еллык гамәле языла, диләр. Бу дөресме?
– «Кадер» сүзен «тәкъдир» төшенчәсе белән бәйләп, шушы изге кичтә барлык адәм балаларының алдагы елда булачак язмышлары каралыр, шул төндә кешенең тәкъдиренә үзгәреш ләр кертелер.
Рамазан аендагы эш-гамәлләре, тоткан уразалары һәм әлбәттә, бу изге төндә укыган намазлары, кылган догалары, белдергән теләк-үтенечләре тәкъдирләренә йогынты ясамый калмас. Шуңа күрә, кеше шушы кичәне лаеклы уздырырга, тәкъдирен дөресләргә, аның мәгънәсен аңларга тырышырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев