Изгелекләренең чиге юк
Бу шәхесләрне Яшел Үзәндә белмәгән кеше юктыр дип уйлыйм. Яшьләре сигезенче дистәне тутырса да, алар һаман халыкка хезмәт итүләрен дәвам итә. Болар – Тәкыя һәм Таймус Садыйковлар.
Бу көннәрдә аларның икесе дә аллы-артлы юбилейларын билгели. Бик бәхетле һәм шатлыклы вакытлары. Чынлап та, олуг юбилей датасын бергә-бергә, кулга-кул тотынышып каршы алу зур бәхет. Якыннарыңнан, һәм әлбәттә инде, мөселманнардан үз адресыңа җылы котлаулар кабул итү дә бик күңелле.
Исемнәре бит аларның үзләре исән чакта ук ташка язылган. Исән-сау булсыннар, сөенечле көннәре дәвамлы булсын. Нурлы йөзле, киң күңелле һәм ягымлы Тәкыя апа белән җитез, өлгер һәм гадел Таймус абый икесе дә яшьлекләрендә мәктәптә балаларга белем биреп, мәгариф өлкәсендә хөрмәт яуласа, лаеклы ялларында да изге һәм туры юлдан бара.
Мирный бистәсендә берничә ел элек сафка баскан һәм шәһәребезне бизәп торган мәһабәт иман йорты – «Тынычлык» мәчете – Таймус абыйның олы хезмәт җимеше дип әйтү бердә артык сүзләр түгел. Ул чыннан да шулай булды да. Мәчетнең идарә рәисе буларак, җир алудан алып, аны файдалануга тапшырганчы бөтен мәшәкатьне үз өстенә алган кеше ул. Һәр документ, һәр кадак, һәр кирпеч аның кулыннан узган. Мин бу зур төзелеш барган вакытларны, Таймус абыйның ничек итеп янып-көеп йөгереп йөрүләрен бик яхшы хәтерлим. Әйтергә генә ансат, әлеге эшләр 2001 елдан 2011 елга кадәр барды. Кирпече булса, цемент измәсе, яисә цемент измәсе булса – кирпече булмаган, аларын юнәткәч, төзүчеләре табылмаган вакытлар бихисап булган инде. Күпме предприятие җитәкчесе ишеген шакырга, күпме халыкны җәлеп итәргә туры килгән. Шул чорда ничәмә-ничә төзүче бригадасы гына алмашынган. Халык бу эшкә кушылсын, бергәлек булсын өчен Таймус абый бик нык тырышты. Мәчет төзелешенә дип ун сум акчасын китергән яисә аз гына булса да булышкан кешеләрнең барысын да бөртекләп теркәп бардылар. Булышучыларның исемнәре әледән-әле безнең газета битләрендә дә басылып, чыгып торды. Әмма оештыручысы булмаса, мирныйлылар бу көнгә мәчетле булырлар идеме икән?!
Таймус абый бүген дә шушы мәчетнең аксакаллары советы әгъзасы. Хәзер инде аның күңеле тыныч, йөзе якты, чөнки мәһабәт һәм күркәм мәчет халыкка хезмәт күрсәтә, лаеклы имам-хатибы бар, намазлар укыла, бәйрәмнәр билгеләнә. Әгәр дә шундый саваплы эшкә дәртләндереп, хуплап һәм ярдәм итеп торучы булмаса, мондый бетмәс-төкәнмәс эшне җиңеп чыгу мөмкин булыр идеме икән? Биредә Таймус абыйның гомерлек хәләл җефете Тәкыя апаның лаеклы өлешен бәяләми булмый. Тәкыя апа үзе дә шушы мәчеттә мөслимәләргә атнага ике тапкыр гарәп теле буенча дин сабаклары бирә. Белгәнемчә, мөслимәләр бик яратып йөри аның дәресләренә.
Бу ике шәхеснең һәм шул ук вакытта үрнәк гаиләнең юбилейлары көнендә югарыда әйтелгәннәрне искә алмый калу мөмкин түгел. Чөнки эшләнгәннәргә, ирешелгәннәргә йомгак ясау бик мөһим. Инде күптән халык ихтирамын казанган булсалар да. Мин үзем дә алар турында шушы юлларны язуыма шатмын.
Аллаһ Тәгалә каршында да аларның бурычы, биш фарыз гамәл үтәлгән. Икесе дә хаҗ кылу бәхетенә дә ирешкән. Гомумән, Ислам дине – аларның икесенең дә яшәү рәвеше. Балалары һәм яраткан оныклары белән бергә намаз укып, ураза тотып, хәләлне хәрамнан аерып, тирә-юньдәгеләргә изгелек кылып яшиләр.
Фото гаилә архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев