Изге эштән читтә калмыйк
бер кирпечлек сәдака да саваплы Яшел Үзәндә яңа мәчет төзелеше бара.
Изге рамазан аеның да яртысына җиттек. Вакыт бертуктамый алга бара да, бара. Шуңа күрә, мөселман даирәсе бу көннәрдә уразаларын тотып, мәчетләргә Тәравих намазларына йөреп, игелек кылып уздырырга тырыша. Менә шушы изге айда мәһабәт мәчет төзелешенә өлешебезне кертсәк, йөзләребез тагын да яктырак булыр.
Сүз шәһәрнең Мирный бистәсендә салына торган иман йорты турында. Әлеге мәчет шәһәрдә дүртенчесе булачак. Аларның һәммәсе катлаулы һәм юклык чорларда халык көче белән күп санлы иганәчеләр ярдәмендә сафка баскан. «Тарихи» мәчет, мәсәлән, 1981 елда, 8 ай эчендә төзелгән. Аннан соң яшел үзәнлеләр «Тынычлык» мәчетенә керешкән, анысы 2011 елда ишек ләрен ачса, «Җәмигъ» мәчете – 2017 елда. Болар гади ел саннары гына түгел, алар безнең шәһәр тарихы. Ә хәзер дүртенчесенең тарихы языла.
Төзелешне башлаганчы аның урынын сайларга, проектын ясарга, төзүчеләрен табарга һәм, иң мөһиме, ышанычлы инвес торы булу кирәк. Ә бу очракка килгәндә, участогы хәл ителүгә үк, мәчет төзергә күптәннән хыялланып, планнарын корып йөрүче якташыбыз, барыбызга бик яхшы таныш шәхес, хәйрияче, «Әнгам» җавап лылыгы чикләнгән җәмгыять директоры Әнвәр Миңнуллин бернинди икеләнүләрсез, җиң сызганып керешә.
– Әйе, мәчет төзү нияте Әнвәр Миңнул лин ның күптәннән бар иде. Хәзер төзелеш чыгымнарын да ул берүзе алып бара, – дип сөйли бу хакта муниципаль район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин. – Район башлыгы Михаил Афанасьев булышлыгы белән 67 сотый җир участогы бүлеп бирелде һәм аңа бик рәхмәтлебез.
Мәчетнең фундаменты былтыр салынган. Хәзер төзүчеләр бина ның икенче катын күтәреп килә, бүген-иртәгә монолит эшләренә керешә чәкләр. Мәйданы – 600 квадрат метр, манарасының биеклеге 26 метр булачак. Бина 250-300гә якын кешегә исәпләнгән. Беренче һәм икенче катларда гыйбадәтханәләр, китапханә һәм уку бүлмәләре булырга тиеш. Аның урнашуы да бик үзенчәлекле: шәһәргә кергән төп юл кырыенда булып, кунакларны һәм юлчыларны да әллә кайдан үзенә җәлеп итәчәге хәзердән үк күренеп тора. Менә шундый матурлык белән хозурланасыбыз алда әле. Күркәм дини объект Яшел Үзән мөселманнарының, гомумән алганда да, аның барлык халкының тату, бердәм һәм мәдәнилеген дә исбатлап торачак. Дини йортларның төзелеше бик тирән мәгънәгә ия.
Бу микрорайонда бер мәчет бар инде дип әйтүчеләр, мөгаен, табылыр. Ә Мирный ул яшьләр бистәсе, халык саны арта һәм шуңа ярашлы гыйбадәт кылучылар да. Димәк, башка объектлар төзелә барганда, халыкка рухи азык та кирәк. Аны көн саен ачыла торган сәүдә нокталары түгел, ә мәчетләр, шулар каршында эшләүче мәдрәсәләр бирә. Шундый микрорайонда мәчет төзү – бик мөһим. Зур һәм саваплы эшкә алынган Әнвәр Миңнуллинга рәхмәттән ары ни әйтәсең?! Әмма мондый иман йортлары гомер-гомергә бердәм көч һәм тырышлык белән сафка баскан. Монысы барыбызга да мәгълүм булырга тиеш.
Яшел үзәнлеләр арасында бу төзелешкә өлеш кертергә теләүчеләр, әлбәттә, бар. Бер кирпечлек сәдакасын китерүче өлкән яшьтәгеләргә сокланмый мөмкин түгел. «Тынычлык» мәчетен төзегәндә сәдака итеп ун сум акчасын бирергә килүчеләрнең, берсен дә калдырмыйча, махсус дәфтәргә теркәп барганнары әле дә хәтердә. Ул вакытта халык биргән һәр тиен бөртекләп төзелешкә кертелеп барган иде.
Элек-электән, мәчет төзү савабын аңлаган кешеләр, төзелешкә ярдәм иткән. Изге гамәлләр кылу динебездә аерым урын алып тора, ә мәчет салу – иң олы, изге эшләрнең берсе. «Кош оясы кадәр генә мәчет төзеткән кешене Аллаһ Тәгалә җәннәтле итәр», – дип әйтелә хәдистә.
Кеше вафат булгач, аның гамәлләре киселә, калдырган нәрсәләре файда китерүдән туктый. Киресенчә, ул дөньялыкта туплаган малы өчен җавап тота. Әмма үзеннән соң мөселманнарга файда китереп, тирә-юньгә нур сибеп торган мәчетләр корып калдырган өчен ул бәндәгә әҗер-савап килүдән туктамый. «Адәм баласы үзеннән соң калдырган гыйлеме, иманлы баласы, мирас иткән Коръән нөсхәсе, бина кылган мәчете, мөсафирлар өчен салдырган йорты, агызып калдырган елгасы, биргән сәдакасының савабы үзе артыннан өзлексез барып торыр», – дигән пәйгамбәребез (с.г.в.).
Мәчетнең проектын
-
«Грин-Строй проект-төзелеш компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең директоры Илгиз Җамалетдинов ясаган һәм төзелешне дә шушы компания алып бара. Быел алар уртак көч белән бинаны түбә астына кертүне планлаштыра. Аннан соң эчке ягын, тирә-юнен төзекләндерү, коммуникацияләр урнаштыру алып барылачак. Киләчәктә мәчет янында административ бина төзү ниятләре дә юк түгел. Шәһәребезнең бизәгенә әйләнәчәк мәчеткә рәсми документлар буенча имам-хатыйб итеп Рамил хәзрәт Зәйнуллин билгеләнгән.
– Әлеге мәчет шәһәребез өчен бик кирәк. Урын җитмәү сәбәпле гаетләрдә мөселманнарыбыз гыйбадәтләрен ачык һавада кылырга мәҗбүр. Кыш көннәренә туры килсә, бигрәк тә уңайсыз. Аллаһ Тәгалә йортлары күбрәк булган саен, шуның кадәр әйбәтрәк. Алай гына да түгел, алар үткәннең, әби-бабайларның мирасы булып тора. Балаларыбыз өлкән буынга рәхмәтле булсын һәм хөрмәт итсен, барлык лаеклы кешеләрне изге догалар белән искә алсын өчен, киләчәк буынга игелекле байлык калдырырга тырышырга кирәк. Биредә һәркем ике дөньяда бәхетле булу өчен үз юлын таба алачак, – ди имам-мөхтәсиб.
Рамазан аенда һәрбер кешегә игелек ле гамәле кылырга зур мөмкинлек бар. Яңа мәчет төзелешенә сәдака бирүчеләргә махсус урыннары оештырылган. «Тарихи» мәчеттә һәм «Әнгам» җәмгыятендә махсус тартмалар куелган, теләүчеләргә исәп-хисап та ачылган:
Тел./факс: 8(84371)5-66-94.
ИНН 1648053950/164801001;
ММРО-Приход мечети «аль-Ангам» мухтасибата г.Зеленодольска и
Зеленодольского района.
Банк реквизитлары:
Р/сч.: 40703810819640000025;
Филиал «Центральный»
Банка ВТБ (ПАО) г.Москва;
К/сч.: 30101810145250000411;
БИК 044525411.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев