Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Изге Болгар иле Яшел Үзәндә

Идел буе Болгары Россия тарихының һәм илебездә яшәүче халыкларның аерылгысыз өлеше булып тора. Быел Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тула. Шул уңайдан безнең республикада бик күп чаралар үткәреләчәк. Әлеге мөһим вакыйга, әлбәттә инде, безнең Яшел Үзәнне дә читләтеп узмый.

Әлфия Зыякаева
10 мартта Яшел Үзән сәнгать галереясендә үзенчәлекле күргәзмә ачылды һәм ул шәһәребезгә 90 ел тулган көнгә туры килүе белән дә истәлекле булды. Анда мәртәбәле кунаклар, танылган рәссамнар, дин әһелләре, музыкантлар, яшел үзәнлеләр катнашты.


– Бүгенге күргәзмә тулысы белән Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең бөек датасына багышлана, ә тантананың үзе агымдагы елның май аена планлаштырылган, – дип сөйли галерея директоры Татьяна Садкова, – 2020 елда ук Россия Президенты Владимир Путин Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан дин эшлеклеләре белән очрашуда юбилей чараларын дәүләт дәрәҗәсендә үткәрүне хуплады. Оештыру комитеты рәисе итеп Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин билгеләнде. Без дә, үз чиратыбызда, юбилейга багышлап чара уздырырга булдык. Гомумән, без милләтләр һәм конфессияләр арасында толерантлык булдыруны популярлаштыру буенча эшне берничә ел алып барабыз. 2020 елда ук төрле милләтләр мәдәниятенә багышланган Раифа артфестиваленең парт неры булдык. Бу фестиваль быел да дәвам итәчәк. Берничә ел элек мөселман һәм христиан диннәренә багышланган «Ветра веков» күргәзмәсен дә ачкан идек. Ә менә монысы инде тулысынча Ислам тематикасына багышлана һәм ул ике өлештән тора. Беренчесе – олы залдагысы «Болгар нуры» дип аталса, икенчесе – кече залдагысы, бөек каллиграфист Нәҗип Нәккаш иҗатына багышлана. Анда аның шамаилләре урын алып, кече зал кыйммәтле шкатулкага әйләнде. Күргәзмәдә Татарстанның әйдәп баручы рәссамнарының ислам тематикасындагы әсәрләре урын ала. Анда якташыбыз, Татарстанның халык рәссамы Фәрит Вәлиуллиның, Татарстанның халык рәссамы Рифкать Вахитовның һәм башкаларның эшләре бар. Барлыгы 13 авторның 45 әсәре.
Чынлап та, бу күргәзмәдә тәкъдим ителгән әсәр ләрне карап туйгысыз. Тематикасы бер булса да, һәр авторның аңа үз карашы чагылыш тапкан. Аларда табигать күренеше дә, портретлар да, тарихи вакыйгалар да, Казан урамнары да, мәчетләр дә ясалган. Монда үзенә күрә бер атмосферага чумасың, дөньяңны бераз онытып торасың, тарихыбызның нинди бай булуына шаккатасың, рәссамнарның иҗаты белән сокланасың. Чынлап та, мәдәният, рухи азык безгә, бигрәк тә хәзер, бик кирәк икәнлегенә инанасың. Ә Нәҗип Наккашның шамаилләре урнашкан залны галерея директоры юкка гына кыйммәтле шкатулка белән чагыштырмады. Алары аерым бер тарих, искиткеч нәфис һәм нечкә сәнгать әсәрләре.


– Сезне барыгызны да шушы юбилей датасы уңаеннан бай күргәзмә ачылу белән тәбрик итәм, – диде үзенең сәламләү сүзендә Яшел Үзән муниципаль районы мөхтәсибе, имам-хатиб Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин. – Идел буе территориясенә Ислам 922 елда килгән. Бу тарих һәм ул безнеке. Без нинди генә милләт кешесе булмыйк, ул барыбызга да кагыла. Ислам – ул бөек мәдәният. Элек халкыбыз бик грамоталы, академик белемгә ия булган, биш телне белгән. Ә без компьютер заманында яшәсәк тә телләрне әле начар беләбез.


Ислам тарихын киләчәк буынга җиткерү, белү, яшь буында кызыксыну тәрбияләү хәзерге вакытта бик актуаль. Бу үзенчәлекле күргәзмә шуның бер юлы булып тора. Күргәзмә оештыру һәм анда шундый әсәрләр урнаштыру, әлбәттә, зур тырышлык һәм әзерлек таләп итә. Бу вакыйганың кураторы, рәссам Фәрит Вәлиуллин күр гәз мәнең әһәмиятен ассызыклап, Татарстанда диннәргә карата мөнәсәбәтнең уңай торуын, юбилей датасының колачлы уздырылачагын һәм шул чараларның берсенең Яшел Үзәннән башлануын билгеләде.

(Язманы тулысынча газетабызның 17нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев