Ижевск шәһәренә пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән: һәлак булучылар бар
***
Ижевск шәһәрендә пилотсыз очкычлар һөҗүме вакытында җирле предприятиенең берсендә зыян күрүчеләр бар, аларга медицина ярдәме күрсәтелә.
Урында махсус хезмәтләр эшли, дип хәбәр итте Удмуртия башлыгы Бречалов. Предприятиенең хезмәткәрләре эвакуацияләнгән.
Шулай ук, ММЧ мәгълүматлары буенча, шәһәрнең 20 кешесе дә зыян күргән. Аларның өчесе авыр хәлдә, 17се уртача авырлыкта, барысы да хастаханәгә озатылган.
Фото: видеодан скрин
Видеолар: соц.челтәрләрдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев