Юньсез кияү өченче тапкыр гаиләсен ташламакчы
Гадәттә каенаналар киленнәреннән зарлана, ә минем кияү турында сөйлисем килә.
Ул безнең инде ике тапкыр гаиләсеннән китеп, ике тапкыр кире кайтты. Кызым нигә аны гафу итә торгандыр, белмим. Гаиләсен саклап каласы киләдерме, әмма аның бу тырышлыгы өч тиенгә дә тормый, әнә, теге җәфа капчыгы кабат, инде өченче тапкыр китәргә җыена. Нишләргә менә бу хәлләрдә? Кызга ничек ярдәм итәргә?
Кызым булачак кияү белән таныштырган вакытта ук бик ошап бетмәгән иде. Беренче карашка егет бик әйбәт кебек күренде: тыйнак, итәгатьле, хәтта ирем белән миңа сервиз да бүләк итте. Тик мине андый тапталган алымнар белән генә алдалап булмый. Ярты гомеремне полициядә эшләп, кешеләрне аркылы күрергә өйрәнгән инде мин. Кияү буласы егет миңа артык «яхшы» булып тоелды. Андый идеаль ирләр булмый. Ике айлап вакыт узгач, кызыбыз шуңа кияүгә чыгачагын әйтте. Аңа бу егет белән рәхәт булуын сизә идем, шуңа күрә үземнең уйларыма күземне йомдым. Зур итеп туй шаулаттык һәм балаларга фатир алырга ярдәм иттек.
Ярты елдан соң ук яшь ир чын йөзен күрсәтә башлады.
Ул, аның шәхси территориясенә борынын тыгучы, артык «дөрес» хатыннан гарык булуын һәм башка хатынга китүе турында хәбәр итте. Әмма әйберләрен җыеп тормады, әйтерсең кире кайтачагына исәп тоткан. Кызымны тынычландырырга һәм ничек тә ярдәм итәргә тырышкан ул авыр көннәрне әле дә хәтерлим. Балакаем бөтен эшләрен ташлады, көннәр буе мендәргә елап, урында ятты. Бер атнадан соң гына үз хәленә кайта башлады. Мин, бәлки сезгә аерылышырга кирәктер, дип сүз кузгаттым. Әмма кызым бу карарга теше-тырнагы белән каршы чыкты. Ул чакта аның ник шулай каршы торуын аңлый алмадым. Аннары барып җитте: мин тиздән дәү әни булачакмын. Соңрак үзе дә, йөрәге астында бала йөрткәнен әйтте.
Бу яңалыкны иренә җиткерергә киңәш иттем. Кызым шалтыратып әйткән, ә тегесе шатланган һәм инде кич белән бусага төбендә булган. Гафу сораган. Бала тулы гаиләдә үсәргә тиеш дип уйлыйм, шуңа, татулашуларына сөендем. Үзләре дә канәгать иде. Бу хәлләр тынды да онытылды. Җәй көне бала туды һәм яшьләр аны тәрбияләү белән мәшгуль булды. Аларга кунакка килгәндә, кияүне танымаслык иде: шуның кадәр кайгыртучан әтигә әверелгән, карарга куркыныч. Гел бала артыннан йөгерә, әкиятләр укый, җырлар көйли. Икәүләшеп урамда йөриләр, ул арада кызым өй мәшәкатьләрен башкара. Мин бераз тынычландым, шулай да уяу тордым. Һәм юкка түгел булып чыкты.
Берничә ел улы белән уйнап туйганнан соң, кияү кабат элекке юлына кайтты һәм өйдән китәргә карар кылды. Бу юлы аны гаилә тормышының бертөрлелеге туйдырды. Аңа гел кая да булса йөгерергә, нидер эшләргә кирәк, өйдә утырырга гына булмасын. Ә нормаль гаиләдә башкача була да алмый бит. Китәр алдыннан бу юлы әйберләренең яртысын җыйган. Элек алай иткәне юк иде, шуңа кыз чынлап торып курыккан һәм миңа шалтыратты.
Килеп: «Кая китсен ул синнән. Уртак балагыз бар. Йөрер-йөрер дә, күңеле булгач, сездән башка беркемгә дә кирәге юклыгын аңлар да кайтыр. Үзе кайтмаса, мәҗбүр итәрбез», – дип тынычландырырга тырыштым.
Кызым да, иренең тиздән кайтасына өметләнде, ышанды. Әмма, бер атнадан соң килеп тагын бер чемодан әйберен алып киткәч, бөтенләй депрессиягә бирелде. Психологка алып барырга туры килде хәтта. Берничә сеанстан соң хәле җиңеләйде. Ул психологка йөргән арада мин кияүне эзләп табып (юкка гына полициядә эшлим чтоли!), иманын укыттым.
«Яки гаиләңә кайтасың, яки гомереңдә дә ишетмәгән алимент түлиячәксең!» – дип янадым.
Шуннан, өч атна «гуляеннән» соң, хатыны һәм баласы янына кайтырга карар кылды.
Кызым ирен мыскыл итеп, түбәнсетү мөмкинлеген, шулай ук, кулыннан ычкындырмады, әмма кичерде һәм кире кабул итте. Аның шундый юньсез ир белән яшәвенә йөрәгем сыкрый, тик нишлисең, кирегә юл юк.
Шушы көннәрдә оныгыбызның биш яшьлеген билгеләдек. Кызым яныма утырды да: «Әни, ул, наверное, тагын бездән китәр», – дип куйды. Мине ток суккандай булды. Нүжәли кияү тагын кызым белән оныгымны ташларга уйлый? Менә нәрсә җитми аңа, ә?! Бөтен нәрсәсе бар бит: йорты, машинасы, яхшы эше, баласы, чибәр хатыны!
Кич буе кырын гына җилбәзәк, «гуляка» кияүне күзәттем. Ике тапкыр гаиләсеннән китте, кызым ике тапкыр шуны гафу итте. Башка хатын мондый ирне теге өч хәрефкә еракка һәм озакка юллар иде дә, үзе генә тыныч күңел белән яшәр иде. Ә биредә, патша артыннан йөргәндәй ялыналар, барлык кыланмышларына күз йомалар. Шундый ышанычсыз ир өчен кызыма ут йотарга кирәкме икән? Китсен шунда үз юлы белән, теләгән җиренә. Кызым, бәлки, үзенә төпле терәк, улына әти булырдай ир очратыр иде? Ә бу әтрәк-әләм үз рәхәтен эзләп тегендә-монда чабып йөри бирсен. Кызым тормышын җайлый ала бит әле, яшь, матур, уңган, тырыш. Онык кына жәл, юньсез әтисен бик ярата...
Сез нишләр идегез? Мондый очракта кызыгызга нинди киңәш бирер идегез? Әй, күңел әрни бала өчен. Мәктәптә укыгандагы борчылулар чүп икән ул, тормышлы булгач кыен икән.
Сәлам юллап, Яшел Үзәннән Гөлфия Л.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев